12 августка Татарстанда 50 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән
14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 36 кеше өйдә дәвалана.
Бүгенге көнгә республикада коронавирус йогышы белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган, шул исәптән 5се – читтән кертелгән, 45е – контактлар.
14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын 36сы өйдә дәвалана.
География буенча:
1. Казан – 10
2. Яр Чаллы-18
3. Аксубай – 1
4. Актаныш – 2
5. Алексеевск – 1
6. Әлмәт – 3
7. Югары Ослан – 1
8. Алабуга – 1
9. Зәй районы-1
10. Менделеевск – 2
11. Минзәлә – 1
12. Түбән Кама – 2
13. Яңа Чишмә – 1
14. Нурлат – 1
15. Питрәч – 2
16. Саба – 3
12 августка Татарстанда барлыгы 24 532 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 21 668 кеше, шул исәптән 48 кеше тәүлек эчендә сәламәтләнгән.
901 429 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 10 159), шуларның 706 717 се икенче прививка алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа