Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

11 яшьлек Әмирхан Садыйковның хыялы тормышка ашачак

Яңа ел алдыннан уздырылучы «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен тормышка ашырып

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан кечкенә генә чара булып алды. “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе үткәрелде. Акциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка депутатлар да кушылды. Алар чыршыда эленгән берәр шарны сайлап алдылар.

Рөстәм Миңнехановка унбер яшьлек Әмирхан Садыйков теләген үтәргә туры киләчәк. Ә аның иң зур теләге – апасы белән чын вертолетта очу икән.

Минтимер Шәймиев унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның ноутбук турындагы хыялын тормышка ашыра, ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиде яшьлек Әмир Фәйзерахманов теләген тормышка ашырачак: аның тимерьюл буйлап поездда йөрисе килә икән.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса