Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

101 яшьлек бөгелмәлене котладылар

Александра Никифоровна «Германияне җиңгән өчен» медале, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны Александра Никифоровна Сигаевага 101 яшь тулды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова котлады һәм бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның баш табибы Александр Иванов, медицина училищесы студенты котлады.

Александра Никифоровнаның хезмәт эшчәнлеге Бөгелмә поликлиникасында узган, ул анда озак вакытлар физиотерапия бүлегенең шәфкать туташы булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса