Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«100 тарих. Сугыш минем гаиләм, шәһәрем язмышында».

Бөгелмә Техника йорты коллективының иҗади проекты Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылган “100 тарих.

Сугыш минем гаиләм, шәһәрем язмышында” дип исемләнгән республика конкурсында җиңде һәм ТР Хөкүмәтенең 2019 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен билгеләнгән грантына лаек булды.
Бу сайт якташларыбызның сугышчан казанышлары турында музей һәм гаилә архивларында саклана торган мәгълүматларны киләчәк буыннарга җиткерү белән шөгылҗләнергә тиеш. 
Бөгелмәнең һәрбер гаиләсенең язмышы бөтен республика тарихының бер өлешенә әверелде. Замандашларыбызның игътибарын социаль челтәрләр күбрәк җәлеп итә, проект мәгълүматны җыю, саклау һәм тарату, төрле буын, төрле милләт кешеләре арасында элемтә булдыру өчен уникаль мөмкинлеккә ия. 
Проект ярдәмендә бөгелмәлеләрнең үз гаиләләренең геройларының тарихын https://100stories.bugulmadt.ru/ сайты аша мәңгеләштерү мөмкинлеге бар.
Бүгенге көндә 60тан артык тарихи вакыйга турында мәгълүмат җыелган. Аларны туплау дәвам итә. Берләшмәдә шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы вакыйгалар, фактлар турында мәгълүматлар да бирелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса