10 яшьлек үги кызын мәсхәрәләгән
48 яшьлек ир-ат 10 яшьлек үги кызын ике тапкыр бәдрәфтә мыскыллаган.
Соңгы тапкырында ул баланың аркасына йодрык белән сугып һәм чәченнән тотып бәдрәфкә алып кереп, анда сексуаль характердагы гамәлләр кылырга мәҗбүр иткәндә өйгә кызның әнисе кайтып керә һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Үги ата элек тә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа