10 меңнән артык татарстанлы Дума сайлауларында алар өчен уңайлы участокта тавыш бирәчәк
Республикада яшәүчеләрнең күбесе мондый мөмкинлектән дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша файдаланды.
10 меңнән артык татарстанлы Дума сайлауларында «Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча тавыш бирәчәк. Бу хакта "Татар-информ" МА яза.
Республикада яшәүчеләрнең күбесе мондый мөмкинлектән дәүләт хезмәтләренең федераль порталы аша файдаланды, дип хәбәр итте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
"Хәзер барысы да уңайлы, автоматлаштырылган», - дип билгеләп үтте Кондратьев.
Яңа участокка беркетелү сайлаучы теләге нигезендә автомат рәвештә башкарыла, аңа үзе өчен уңайлы сайлау участогы да җитә.
Исегезгә төшерәбез, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia