Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1 июньнән Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиада уеннары өчен волонтерларны сайлап алу башлана

Уеннарда дөньяның 101 иленнән килгән спортчылар катнашачак, аларның һәрберсеннән волонтер сыйфатында катнашу өчен заявка килгән.

1-нче июньнән Казанда киләсе елның гыйнвар аенда Татарстан башкаласында узачак Махсус Олимпиада уеннары өчен волонтерларны сайлап алу башлана. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов сөйләде.

«Без 31 майда заявка кампаниясенең тәмамлануын анонсладык, шуңа күрә 1 июньнән рекрутинг үткәрә башлаячакбыз. Без аны өлешчә башладык, әмма дистанцион форматта», — дип билгеләп үтте ул.

Уеннарда дөньяның 101 иленнән килгән спортчылар катнашачак, аларның һәрберсеннән волонтер сыйфатында катнашу өчен заявка килгән. Барлыгы 4,5 мең гариза килгән, әмма рекрутерларга нибары ярты — 2250 кешене сайлап алырга туры киләчәк.

"Волонтерлар саны бик аз, артмаячак. Аның астында бюджет расланды инде, моннан тыш, без билгеле бер оптимизация уздырдык һәм кирәкле бурычларны үтәү өчен безгә нәкъ менә шул санда кешеләр кирәк булачагын аңладык»,— дип өстәде Карпов.

Аның сүзләренә караганда, волонтерлар вузларның тулай торакларында һәм Универсиада Авылында яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса