Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1 апрельдән Татарстанда йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә

Әгәр һава температурасы +32 градуска кадәр күтәрелсә, йөк машиналарына республика юлларында хәрәкәт итү тыелачак.

1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Чикләү 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

Бу күчәргә төшкән авырлык рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла. Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.

Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр 10.00-22.00 сәгатьтә асфальт-бетон өслекле җирле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр хәрәкәте дә чикләнә. Әлеге чикләү һава температурасы +32 градуска һәм аннан да югарырак күтәрелгән очракта гамәлдә булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса