Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре Порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

Мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьгә тигез.

1 апрельдән республикада яшәүчеләр балаларны беренче сыйныфка Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364 - баланың мәгълүматларын күрсәтергә, район һәм мәктәпне сайларга кирәк булачак.

Мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьгә тигез. Электрон гариза тапшырганнан соң, ата-аналар сайлап алынган белем бирү учреждениесенә 5 эш көне эчендә документларның төп нөсхәләрен бирергә тиеш.

Яңа уку елында 1 сыйныфка 20 меңнән артык укучы барачак, бу узган ел белән чагыштырганда бер меңгә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса