Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю
Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Әнкәйгә Әнкәй, синең әйткән сүзләреңне Йөртәм саклап йөрәк түремдә. "Сабыр төбе сары алтын, балам" - Синең сүзләр һаман телемдә. Мин укырга диеп чыгып киттем Унбиш яшем тулар-тулмаста. Кулың болгап...
Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.
Әнкәйгә
Әнкәй, синең әйткән сүзләреңне
Йөртәм саклап йөрәк түремдә.
"Сабыр төбе сары алтын, балам" -
Синең сүзләр һаман телемдә.
Мин укырга диеп чыгып киттем
Унбиш яшем тулар-тулмаста.
Кулың болгап озатып калдың, әнкәй:
"Иярә күрмә булыр-булмаска!".
Диплом алып кайттым - сиңа сөенеч,
Башың гүя тиде түшәмгә.
"Белем - энә белән кое казу", -
Дип мактадың күрше-күләнгә.
Вакыт үтте.
Кияү ияртеп кайттым.
Үзе урыс. Үзе "булдыклы".
"Өлешеңә тигән көмешең", - дип,
Шыпырт яшең ярды тынлыкны.
Гомер узды. Әби иттек сине,
Алып кайтып Иван, Машалар.
Керсез йөрәгеңә сыйды барсы:
"Күз тимәсен! Сөбхан-машалла!"
Сикәлтәле тормыш юлларында
Маяк кебек тордың болгап кул.
Бары изгелеккә, яхшылыкка илтә
Безне син тырышып салган юл.
Көзләр җиткәч...
Көзнең җылак, пыскак яңгырыннан
Йөрәк эчтән җылый, сызлана.
Яратмыймын шушы мәлне бер дә,
Күңелкәем никтер моңлана.
Көзен очса күктә кыр казлары,
Җаным никтер шунда тартыла.
Китәсемләр килә алар белән
Аксыл зәңгәр таулар артына.
Көзен күңел никтер ашкына...
Әнкәйнең елына кайткач...
Менә тагын җыелышып кайттык,
Газиз әнкәй, синең елыңа.
Хәер-дога сорап туган-тумачадан,
Мәңгелеккә киткән юлыңа.
Истәлегем диеп син утырткан
Яран гөлләр аткан шау чәчәк.
Газиз туганнардан, туган туфраклардан
Аермасын безне дә киләчәк.
Кая кагылсам да, һәр тарафта
Синең истәлегең, өлешең.
Яше-карты зурлап искә ала сине,
Хәер итеп бирә көмешен.
Синең узган данлы гомер юлың
Һәммәбезгә булып тора үрнәк.
Өй тутырып балалар үстердең,
Күз яшеңне күрдек без бик сирәк.
Туганнарны олыладың һәрчак,
Кайгы килсә, сабыр итә белдең.
Балаларың җыелышып кайтса,
Иңнәреңә ак яулыгың элдең.
Авыр туфрагыңны җиңел итеп,
Язның таң җилләре киптерсеннәр.
Апрель ае җиткәч, балаларың
Җан җимеше - Коръән иңдерсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа