Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю
Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Дустыма… …Авыр сиңа, беләм… Нихәл итмәк, кирәк, түз! Кайгы килә-китә, әле ярый Ярылмаган маңгай, чыкмаган күз. Фани бу дөньяда Хәсрәт беләсеңме күпкә? Тешең кысып, күпләргә үч итеп, Күз яшеңне...
Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.
Дустыма…
…Авыр сиңа, беләм…
Нихәл итмәк, кирәк, түз!
Кайгы килә-китә, әле ярый
Ярылмаган маңгай, чыкмаган күз.
Фани бу дөньяда
Хәсрәт беләсеңме күпкә?
Тешең кысып, күпләргә үч итеп,
Күз яшеңне түкмә!
Әнкәй әйтә иде:
"Сабыр төбе - сары алтын…"
Сабыр, түзем булыйк, язларда да
Җылыта да куырып ала салкын.
Көтмәгәндә язмыш
Куласасын әйләндереп баса.
Егет булыйк, җебемик әле,
Тормыш матур, дөнья киң, ләбаса.
Көзге романс
Җаныма көз сары яфрак коя:
- Оныт үткәннәрне…
Оныт сөюеңнән шашып,
Ярсып үпкәннәрне…
Көзге суык
Өтеп ала бәгырьләрне…
Ал чәчәкләр сула.
Соңгы тапкыр булган очрашулар…
Күзгә яшьләр тула.
Көзге әче салкын яңгыр җиле
Куеныма керә.
"Таралмагыз ерак", - диеп, көзге суык
Яфракларны төрә.
Сары яфрак, салкын җилнең өермәсе
Куна чәчләремә.
Тик бер мизгелгә генә булса да,
Кайтыр идем яшьлегемә.
Сары яфрак коя җаныма көз…
Явым-төшем.
Гомер көзем җитте.
Сине сагынам, алтын кешем.
Һай, бу гомер...
Яшьлек онытылмый.
Гүзәл мизгел!
Сандугачлар иле, үбешүләр...
Юкка гына үпкәләгән булып,
Юктан да тәм табып көлешүләр.
Сагынып көткән
Ак күлмәкле туйлар,
Әче телләр, үкенечле уйлар...
Газизләрдән-газиз, тупырдашып,
Бер-бер артлы туган кызлар, уллар.
Дәрәҗәле чагың:
Ул-кызларың җитеп,
Башкодалар каккан чакта ишек.
"...Иң матур кыз - сездә!", "Улың - лачын!"
Әтисе дим, ишетмәсәң, ишет!
Татлылардан-татлы,
Балдан тәмле
Йомшак бишегендә оныкачың.
Килен-кияүләрең өй тутырып килсә,
Яшеңне дә кайчак онытасың.
Һай, бу гомер! Киттемени узып?
Өлгерәлми калдык яшәргә дә...
Без кичергән сөенеч-шатлыклардан
Өлеш чыксын иде яшьләргә дә.
Ак чәчләргә
Ак яулыклар чөеп,
Ният кылдык ураза ашына.
Барыр юллар изге:
Хәер-дога белән
Барасы бар Раббым каршына...
Әбиләр чуагы
Яфраклар да саргаялар,
Җитте әбиләр чуагы.
Иелә җиргә алсуланып,
Миләшнең нечкә куагы.
Саран гына кояш карый,
Җылыта да, юк та кебек.
Капка төпләрендә картлар
Утыралар "нурлар" сибеп.
Елмаялар, авызлары
Инде күптән тешсез калган.
Тик шулай да сүзләре хак,
Сөйләмиләр гайбәт-ялган.
Шөкрана кылып кына,
"Булганына, - дип, - канәгать,
Башлыгыбыз тагын безгә
Күчтәнәч салган, җәмәгать..."
Һәр көн капка төпләрендә
Гыйльми, Сәрби, Тайбә карчык.
Сөйләшеп сүзләре бетми,
Яңалыклар - капчык-капчык.
Аякларда - киез ката,
Җилкәләрдә - иске бишмәт.
Әбиләр чуагы җитте,
Картаясы килми - хикмәт.
Яшәү гимны
Орлык төште бәхет булып буразнага,
Кояш һәркөн иркәләде ал нурында.
Яшел уҗым - яшәү гимны яңгырады
Иртән искән алсу таңнарның җырында.
Бәраәт кичәсе
Бәраәт кичәсе.
Хуш килдегез, дуслар!
Бер күрешү - үзе бит бер гомер.
Мин ярлыкау сорыйм һәммәгездән,
Кичерсәгез - гөнаһларым кимер.
Кичерегез,
Әгәр ялгыш кына
Әрнү салсам күңел читегезгә,
Йөрәк ярагызга саксыз тигән булсам.
Гөнаһ белән яшәү читен безгә.
Раббым!
Кичер үзең безнең гөнаһларны,
Бәндәчелек белән кылганнарын.
Үги итмә, зинһар, ялгыш юлдан китеп,
Явыз кулдан мәңге тынганнарны.
Раббым - Аллам!
Кичер гөнаһларын
Татар кызларының урам буйлап
Кендекләрен ачып, кыска итәк киеп
Йөргәннәрен, ямьсез уйлар уйлап.
И Ходаем,
Кичер әниләрне
Үстергәне өчен ямьсез уллар.
Бер кадалыр өчен наркотикка
Кеше гомерен кискән өчен куллар.
Бөек Аллам!
Мөэмин-мөселманны
Зинһар өчен кайтар акылына.
Кичермәсәң безнең гөнаһларны,
Хәятебез ярылыр аркылыга.
Мең-мең кабат әйткән "тәүбә"безне
Кабул итче ихлас күңелең белән!
Безне ярлыкаучы, безне яратучы,
Безне кичерүче бит Син
Изге күңелең белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа