Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Иҗат итеп яшибез

Безнең белешмә. Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә моннан 50 ел элек халык язучысы Гариф Ахунов һәм Әдип ага Маликов нигез салган. Төрле елларда аны халык язучысы Гариф Ахунов, Тукай бүләге иясе Равил Фәйзуллин, язучы Әхәт Гаффар, фронтовик язучы Әдип Маликов, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин, шагыйрь Нур Әхмәдиев, язучы...

Әңгәмәдәш -
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА


- Илүсә Салиховна, икътисади базар шартларында, кайбер асыл кыйммәтләргә бәйле төшенчәләр буталган чорда, бу төбәктәге әдәби эшчәнлекне ничек бәяләр идегез? Нинди эшләр эшләнә?

- Заман җилләре кай тарафтан иссә дә, тормыш дәвам итә. Аның һәр мизгелендә, әлбәттә, иң беренче чиратта, үз сүзен язучы әйтә. Үзе иҗат иткән, җәмәгать эшләре, шәһәр һәм район тормышы белән кайнап яшәгән кеше белә һәм аңлый - башкарган эшләребез бик күп.
Узган ике съезд арасында, мәсәлән, каләмдәшләребезнең тынгысыз иҗаты белән байтак кына китаплар дөнья күрде. Нур Әхмәдинең "Аксак төлке", татар һәм урыс телләрендә "Мөнирстан", Зөфәр Дәүләтовның "Красота жизни", Мөҗәһит Әхмәтҗановның балалар өчен "Зирәк булу кирәк", "Батыр буласым килә", Фоат Садриевның "Бәхетсезләр бәхете" романы, "Авылдан хатлар" дигән публицистикасы, Таһир Шәмсуаровның "Гомер дисбесе", "Яу кырыннан хатлар", "Моң коесы", Илдус Гыйләҗевның "Күкрәгемә тургай оялады", "Үземә кил", Миңзифа Әхмәтшинаның "Сары яулык", Клара Булатованың "Камилә дигән матур кыз", "Гайшә белән Рамазан" дип аталган китаплары, "Келәү" шигырьләр җыентыгы һәм ике томлык сайланма әсәрләре басылып чыкты. Илүсә Нәбиуллинаның балалар өчен "Кояш бүләк итәм" һәм "Бәхет утравы", Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" романы, Альберт Хәсәновның "Данәгөл" романы, шулай ук яшь һәм башлап язучыларыбызның китаплары төрле нәшриятларда дөнья күрде. Урыннарда китапларны тәкъдир итү кичәләре үткәрел-де. Моннан тыш, "Мәйдан", "Казан утлары" журналларында күп кенә якташларыбызның хикәяләре, шигъри шәлкемнәре басылды.
2011 - Тукай елы, юбилейларга бай ел булды. Гамил Афзал, Юныс Әминовка, Әдип Маликовның тууына - 90, Саҗидә Сөләйманова, Әзһәр Габидигә - 85 ел, Клара Булатовага - 75, Фоат Садриевка - 70, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Марсель Гарифка - 65, Мөҗәһит Әхмәтҗановка 60 яшь тулды. Юбилейлар уңаеннан мәртәбәле газета-журналларда әдипләребезнең иҗатларына багышланган сәхифәләр чыкты.

Ел саен Габдулла Тукай һәйкәле янында Шигырь һәм "Туган тел" бәйрәме үткәрелә. Традиция буенча көз көне Саҗидә Сөләймановага багышланган шигърият айлыгы башлана. Биредә яшь һәм башлап язучыларның әсәрләреннән әдәби битләр, конкурслар оештырыла, яхшы дип табылган әсәрләр вакытлы матбугатта дөнья күрә. Нефть институты, Әлмәт язучылар оешмасы, "Татнефть" ААҖнең "Рухият" яңарыш фонды белән берлектә, студентлар иҗатының С.Сөләйманова исемендәге "Исәнме, тормыш!" республика фестиваль-бәйгесе эшләп килә. Анда республикабызның төрле районнарыннан югары уку йортлары студентлары көч сынаша. Жюри әгъзалары булып шулай ук безнең мөхтәрәм язучыларыбыз да эшли. 3 октябрь - шагыйрәнең туган көнендә иҗади конкурска йомгак ясала.

- Әлмәт язучылар оешмасы ул бит әле Әлмәт кенә дигән сүз түгел, сезгә, ялгышмасам, бу төбәктәге башка районнар да карый...

- Дөрес, безнең Әлмәт бүлегенә ун район карый: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Сарман, Ютазы, Баулы, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мөслим.
Әлмәт язучылар оешмасына караган шушы ун районның һәрберсендә иҗади түгәрәкләр, әдәби берләшмәләр эшләп килә: Әлмәттә "Кызыл каурыйлар" (җитәкчесе - Миңзифа Әхмәтшина), Лениногорскида "Чишмә" (Рәсим Хәби-булла), Мөслимдә "Зөлфәт" (Лилия Садриева), Азнакайда "Гөлстан" (Резеда Шәрипова), Бөгелмәдә "Моңсар" (Флюра Шәрипова), Баулыда "Наҗагай" (Рәмзия Моратова), Җәлилдә (Сарман) "Җәлил чаткылары" (Илдус Мәрданшин). Аларның җитәкчеләре - каләм ияләре. Ике корылтай арасындагы зур эшләрнең берсе дип әнә шул иҗади берләшмәләр белән элемтәгә керү, аларның эшләре белән даими танышып, кулдан килгән кадәр ярдәм итеп торуны саныйм. Дөрес, барлык район иҗатчылары белән дә кулга-кул тотынышып эшлибез дияргә иртәрәк әле, шулай да санап үтелгән берләшмәләргә йөрүчеләрнең соңгы дүрт елда гына да берничә дистә китабы басылып чыкты, бу аз түгел. Китап авторлары, берләшмәләр әгъзалары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, югары уку йортларында даими очрашуларда булып, әдәби-тәрбияви эш алып баралар.

Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең әһәмиятле эшләренең тагын берсе балалар әдәбияты ункөнлеген уздыру булды. Әлмәткә кунакка килгән "Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашу ике көн дәвам итте, Казан кунаклары һәм Әлмәт әдипләре җиде урында мәктәп балалары, иҗат белән шөгыльләнүчеләр, студентлар белән очраштылар.

Беренче карашка әдәбият-сәнгатьтән ерак торган кебек тоелса да, оешма-предприятиеләр белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыруны бик әһәмиятле эш дип санар идем. Мәсәлән, экология департаментында Шигырь бәйрәме, Тукай көннәре уздыру - шундыйлар рәтендә.

Язучылар оешмасы Әлмәттәге "Кызыл каурыйлар" иҗат берләшмәсе белән генә түгел, рус телендә иҗат итүче каләмдәшләр белән дә тыгыз элемтәдә. 2011 елда, мәсәлән, язучылар оешмасы Казаннан "Белая ворона" (җитәкчесе - Наилә Ахунова) һәм аның Әлмәттәге филиалы "Белое перо" (Екатерина Аничкина) белән берлектә, Вероника Тушнова истәлегенә багышланган республикакүләм фестиваль үткәрде. Анда егермедән артык районнан илледән артык бала катнашты. Әле менә шушы көннәрдә - сентябрь уртасында гына да русча иҗат итүче каләмдәшләребезнең иҗади очрашуында катнаштык. Мондый аралашулар ике як өчен дә файдалы бит ул.

Әлмәт төбәге Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шәүкәт ага Гали-евнең: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" - дигән канатлы сүзләрен гел истә тотып яши һәм эшли. Вафат булган язучыларның исемнәрен мәңгеләштерү өстендә даими эш алып барыла. Каберләрен зиярәт кылу, чәчкәләр кую, гаиләләренә барып хәлләр белү - һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әлмәттә Р.Фәхретдин, Г.Афзал, Р.Төхфәтуллин, И.Зарипов, Ү.Саттаров, Л.Гыйльми, Ю.Әминов, С.Сөләйманова, С.Кальметов, Ш.Бикчурин исемендәге урамнар бар.

- Шәһәрнең үзендә урнашканлыктан, билгеле, Әлмәттәге каләм әһелләре белән элемтәгез көчле. Ә башка районнар белән ничек?

- Әлмәт язучылар оешмасына нәтиҗәле эшләү өчен җирле хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә булу сорала. Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Лениногорск, Сарман хакимияте башлыкларына зур рәхмәтлебез. Күршедә генә яшәсәк тә, моңа кадәр Бөгелмәдәге каләмдәшләребез белән элемтәбез ныклы иде дип әйтә алмыйм, әмма бүгенге очрашудан соң эшчәнлегебез активлашыр дигән ышанычта калам.

Төрле төбәкләрдә, төрле шәһәр-авылларда яшәсәк тә, безне Язучылар берлеге берләштерә. Ә Татарстан Язучылар берлеге - ул безнең мәсләк берлегебез. Халыкка хезмәт, әдәбиятыбызны үстерү һәм туган телебезне саклау мәсләгебез берлеге. Язучы өчен, татар язучысы өчен, профессиональ язучымы ул, әллә каләм тибрәтүче үзешчәнме - болардан да изге һәм игелекле бурыч юк.

- Инде, Илүсә Салиховна, шәхсән үзегезгә берничә сорау. Адәм баласын сынап карыйсың килсә, аңа байлык һәм тәхет биреп кара дигән әйтем бар. Ике елга якын вакыт эчендә бу оешма җитәкчесе дигән "тәхет" сезне үзгәрттеме?

- Җәмәгать оешмасы булган язучылар бүлеге - ул тәхет түгел. Ул - зур җаваплылык сорый торган вазифа, авыр йөк. Клара апа Булатова әйтә торган бик матур сүзләр бар: "Тәхетлеләр бәхетледер, ләкин бәхетләре вакытлыдыр". Мин бу әйтемне бик яратам, тормышта еш кулланам. Тәхет вә байлык белән бозылган, кайдан чыкканнарын оныткан бик күп кешеләрне беләм. Ләкин аларга бары тик Аллаһы Тәгалә генә хөкемдар. Зур хезмәт хакы, тагын әллә нинди өстенлекләре булган урында утырсам нишләр идем, анысын тәгаен белмим, мин дә бит фәрештә түгел, адәм баласы. Шунысын ачык итеп әйтә алам, дусларыңның кемлеген, таныш-белешләреңнең сиңа мөнәсәбәтен акчасы булмаган, менә шушындый кечкенә генә "тәхет"кә утырып та белеп була икән...

- Җитәкчелек эше иҗатка комачаулык китерәме?
- Китерә. Язучылар оешмасына җитәкче итеп куелгач, баштагы вакытта бик авыр булды. Иҗат итеп, язып булмады. Клара апа: "Бала, кешене иҗат белән хезмәт кенә дәвалый", - дигәч, хәзер көн саен, берничә җөмлә генә булса да, язарга омтылам. Соңгы вакытларда газета-журналларда да хикәяләрем басыла башлады. Аларны укып, мактап шылтыратулар да булгач, күңелем күтәрелеп китте, язарга, укучыларымның ышанычын акларга тырышам.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, иминлек, бәхет телим һәм, әлбәттә, Әлмәт язучылар оешмасы белән Бөгелмә моңсарлары арасында иҗади дуслык, хезмәттәшлек ныгыр дигән ихлас өметтә калабыз.

Рәсемдә: беренче рәттә (сулдан) - Әсгать Салахов, Роза Хәбибуллина, Альберт Хәсәнов, Илүсә Нәбиуллина, Дамир Гарифуллин; икенче рәттә (сулдан) - Фоат Садриев, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Әхәт Хәбибуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса