Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзебез өйрәнәбез, башкаларны өйрәтәбез.

“Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә кече тернәкләндерү чаралары белән таныштыру буенча мастер-класс узды.

Ата-аналар балалар белән бергә төймәләр беркетү өчен махсус ручкалар куелган  җайланмадан файдаланырга өйрәнделәр. Ә оекбашларны кидерү җайланмасы    аякларының хәрәкәтчәнлеге начар булган балаларга тәкъдим ителә. Бу гади һәм уңайлы җайланма авыр хәрәкәтләнүчеләргә оекбашлар киюне җиңеләйтә, авырлыкларны җиңүдә алыштыргысыз ярдәмче булып тора.

Мондый тернәкләндерү чаралары баланың үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча күнекмәләрен үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә һәм тормыш шартларын җиңеләйтә, сыйфатын яхшырта.

  Зөлфия НУРИЕВА, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6