Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларга тоталь контроль кертелә

Федераль әһәмияттәге “Мәскәү – Уфа”, ”Казан – Оренбург”, “Казан – Ульяновск” автомобиль юлларында барлык транспорт чараларының тизлегенә туктаусыз контрольлек итү системасы файдалануга кертелде

Автомат режимда эшләүче 100 прибор гомуми озынлыгы 900 километрдан арткан 290 участокта контрольлек итә. Үзара тоташкан датчиклар барлык хәрәкәт маршрутында өзлексез күзәтү зонасы булдырып, датчик куелган урындагы моменталь тизлекне һәм датчиклар арасындагы уртача тизлекне билгели. Яшерен-батырын түгел, фото һәм видео теркәү комплекслары урнаштырылган урынны ачыклау максатында күп кенә йөртүчеләр радак-детекторлардан, шулай ук карталардан, мобиль кушымталардан файдалана. Әлеге җайланмаларның мөмкинлекләрен практикада файдаланып, йөртүче контроль чикне узгач, үзенең законга каршы гамәлен дәвам итә, ягъни тизлекне арттыра. Өзлексез контроль исә андый “хәйләкәрлеккә” урын калдырмый, йөртүче прибор куелган урында гына түгел, ә датчиклар арасындагы барлык участокларда тизлек режимын сакларга мәҗбүр була.

 

Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясе аша үтүче төбәк әһәмиятендәге Казан– Шәмәрдән, Чистай-Түбән Кама, Казан – Малмыж, Яр Чаллы – Зәй, Саеккан тавы– Шәле автомобиль юлларын да транспорт хәрәкәтенә өзлексез контрольлек итү системасы белән җиһазлау планлаштырыла.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса