Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әйткән сүзе, аткан ук

«Депутат Госсовета на нарах: экс-мэра Бугульмы Ильдуса Касымова «топят» в фонтане?» дип исемләнгән һәм интернет челтәрендә чыккан әлеге мәкалә күп кенә бөгелмәлеләрне шок хәлендә калдырды

Аңлашыла, бүген без бик тә катлаулы заманда яшибез. “От сумы да от тюрьмы не зарекайся”, - дип руслар тикмәгә генә әйтми. Бүген безнең һәммәбезне дә, теләге булган һәркем, бер дә юктан, баштанаяк пычракка манчый ала. Аннары “докажи, что ты не верблюд”. Хаклыкны, әлбәттә, тикшерү кертер, ул гадел булыр,  ачыклык кертелер дигән ышанычта каласы килә. Ә Илдус Әсгать улы Касыймовка килгәндә, аңа “кара таш” атып булмый. Аны шәһәрдә мөхтәрәм, хөрмәтле кеше буларак искә алалар. Аңарга яхшы эшләре өчен күпләр рәхмәтле.

 

“Мостафина Әлфия Салих кызы,

журналистика ветераны,

1991 елда Бөгелмә җирлегендә чыга башлаган

“Бөгелмә авазы” газетасына нигез салучыларның берсе,

бүгенге көндә лаеклы ялда:

 

- Журналистикада 32 ел эшләү дәверендә миңа Бөгелмә җирлегендә байтак җитәкчеләр белән аралашырга, аларга татар газетасына ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Еш кына күпләрдән, кемгә кирәк ул татар газетасы дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Ә менә Таҗиев Миргазиян Зәки улы, Харисов Ринат Гата улы, Касыймов Илдус Әсгать улы турында мин иң җылы сүзләр генә әйтә алам, олы рәхмәтем аларга һәм бөтеи барлыгым белән әлеге шәхесләрне Бөгелмә җирлегендә озак еллар юкка чыгып торганнан соң 1991 елда кабат дөнья күргән татар басмасының иң олы ярдәмчеләре, ныклы терәк  булдылар дип әйтә алам.

Касыймов Илдус Әсгать улын мин узган гасырның 80 нче еллары башыннан ук беләм. Танышуым ул торак-коммуналь хуҗалыгын җитәкләгән чорда булды. Яңа газетаның   тернәкләнеп килгән чоры, бүлмәләр ремонт “сорый”, акчасызлык теңкәгә тия. Җитәкче ишеген шакыйм, ситуацияне аңлатам, ярдәм сорыйм. “Ярар, кайсы бүлмәләргә беренчел ярдәм кирәк, берочтан ишекләрне алыштырырбыз”, -  ди. Чынлап та, бер ай үтәр-үтмәс, кызларыбыз штукатурка исе дә бетмәгән якты кабинетларга  кереп утырдылар. Икенче бер вакыт, шәһәр мәктәпләре арасында, газетага яздыру эшен активлаштыру максатыннан, “Кайсы мәктәп татар басмасына күбрәк языла” дигән конкурс оештырырга булдык. Коры кашык авыз ерта дигәндәй, аны бит матди яктан ныгыту кирәк, стимул дигән төшенчә мөһим. Тагын Илдус Әсгатович ишеген кагарга туры килде. Әйбәт эш башлагансыз, дип кесәсеннән акча чыгарып бирде. Ул вакытта 4 комплект бүләк алдык. Тантаналы шартларда газетага иң күп яздырган укытучыларны, сыйныфларны бүләкләдек. Ул чорларда газетабызның тиражы 4000гә якын җитә иде.

90 нчы еллар. Рус шәһәре саналган Бөгелмәдә татар газетасына язылырга өндәү бик кыен барды. Ул чорда да предприятие хезмәткәрләренә, хезмәт ветераннарына безнең газетаны яздыру эшен үз предприятисендә җайга салды. Мондый мисалларны мин байтак китерә алыр идем.

Аяк шакылдамаса, авыз шапылдамый диләр безнең якларда. Ярдәм сорап кайсы ишекләрне генә шакымый идем. Мин бүген дә Илдус Әсгатовичка бик рәхмәтле. Ә бит җитәкче кабинетларыннан елап чыккан чакларым да байтак булды. Кайберләре нигә кирәк синең газетаң дисә, икенчеләр “ты по-русски плохо говоришь” дип, кимсетергә дә күп сорамый иде (мин тумышым белән Актаныштан, безнең якларда татар акценты ярылып ята шул).

Илдус Әсгать улы эшкә БЭСка күчкәч тә газетаны  читкә тибәрмәде. Гомумән, татар газетасының проблемалары белән ул “не понаслышке” таныш булды һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер иде. Дәүләт Советына эшкә киткәч тә, газета укучыларын онытмады депутат, бәйрәм котлаулары җибәрә иде.

Сүземне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Гаделсезлек, тормыш ваклыклары

Күпме генә сине басмасын,

Барысына түзеп була, әмма...

Нахак сүздән Ходай сакласын!..”

 

“Фәрит Нәбиуллин,

эшмәкәр,

нәселле “татар атларын”  торгызу өстендә эшләүче фермер:

- Интернетта чыккан бу хәбәргә бер дә ышанасы килми. Ни дисәң дә, Илдус Әсгать улы бик хормэтле кеше, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер иде. Аның белән төрле ситуацияләрдә очрашып сөйләшкән булды. Ул бервакытта да кире бормады, кеше күңеленә керә белә торган кеше. Мәкаләдә язылган мәгълүмат белән танышкач, бу “тормыш ыгы-зыгысыдыр” дигән фикердә калдым.

“Сергей Минаев, эшмэкэр:

-Илдус Касыймов миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузып торды. Аның тырышлыгы белән шәһәрдә халыкны йөртү өчен 10 автобус сатып алдык. Проблемалар килеп чыкса, мин аңарга ышаныч белән шылтырата ала идем, кырыена керү дә проблема булмады. Бөтен сорауларны җил тизлеге белән чишә ала торган кеше”.

 

“Виктор Полканов, эшмәкәр, “Новая Русь» ҖЧҖ директоры:

-Әйткән сүзе, аткан ук. Аның телендә “иртәгә” дигән сүз юк. Ышандырып әйткән икән, шунда ук эшләп тә бирә. “Интернет яңалыкларына” гомуммән ышанмыйм, Илдус Касыймов ялганлый белми торган, намуслы кеше.

“Иршат Измайлов, ветераннар советы рәисе, элек Үзәк хастанәнең баш табибы булып эшләүче:

-         Кешегә яла ягалар, бу килешеп бетә торган эш түгел, чөнки Илдус Касыймов дөреслекне ярата торган, дөресен сөйли торган кеше. Без аның белән бик озак эш иттек. Илдус Касыймов ярдәме белән балалар йортының яңа бинасын төзү эше урыннан кузгалды”.

-          

“Владимир Миняев, эшмәкәр:

-Илдус Әсгать улын бары яхшы яктан гына бәяли алам. Минем эшләрдә ул беренче ярдәмче иде. Интернеттагы имеш-мимешләргә ышанмыйм, бу планлаштырылган акциягә охшаган”.

“Глирә Вәлиева, Бөгелмә муниципаль районының иҗтимагый совет рәисе:

-         Мин Илдус Касыймовны фарфор заводында  эшләгәндә үк белә идем, бик тырыш, завод хезмәтчәннәре турында кайгыртучы кеше иде. “Намусы чистадыр”,- дип уйлыйм”.

Илдус Әсгать улы Касыймов  Бөгелмәдәге эш карьерасын 1976 елда Бөгелмә фарфор заводында башлый. Анда мастер, профком вазифаларын үти. Аннары ЖКХ хуҗалыгында идарәче булып тора, генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Соңыннан БЭС җәмгыятен җитәкли, Бөгелмә район башлыгы урынбасары була, 2010 – 2014 елларда Илдус Касыймов район җитәкчесе вазифасын башкара, бу җаваплы эшкә ул Татарстан Президенты тәкъдиме белән алына, аннары ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутат булып сайлана.

Бөгелмәдә ул башлык булып торган чорда, озак еллар буе тик торган балалар тудыру йорты төзелеше алга китте һәм яңа роддом ишек ачты, үзәк мәйданда реконструкция башланды, Бөгелмә районына “Репродукт” җәмгыяте булган зур инвестор керә һәм яңа катнашазык заводы, кошчылык фермасы төзеде, “Новая Русь” җәмгыяте пластик тәрәзәләр ясаучы олы производство ачып җибәрә. Су-2, Кирзавод районнарындагы юлларга асфальт салына. Тимер юл вокзалы янындагы мәйдан төзекләндерелеп, анда паравоз куелды, балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә куендырып, заманча “Мадагаскар” кинотеатры эшли башлады һәм шул чорда  “Единая Россия” партиясе программасы ярдәме белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен  булачак “Көрәш сарае”на нигез салынды.

Шушы мәгълүматларга, фактларга күз салгач, эшләнгән эшләре шактый диясе килә һәм болар барысы нибары дүрт ел эчендә тормышка ашырылган! 30 елдан артык безнең шәһәр тормышына багышланган эше, фидакарьлеге һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен аны шәһәр һәм район халкы “Шәһәрнең почетлы гражданины” исеменә лаек дип тапты. Шуңа күрә әлеге хөрмәтле кеше адресына “пычрак” атмасыннар дигән теләктә калабыз. Интернетта әшәке комментарийлар җанны өшетә. Әле бит кешегә суд карары чыгарылмаган, тикшерү генә бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса