Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Җәйге уеннар"

Ниhаять, без җылы җәйге көннәрне көтеп алдык

18 нче июль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» реабилитация үзәгендә "Җәйге уеннар" исемле күңелле уен тамашасы үтте.

Чараның максаты: позитив кәеф булдыру, балалар активлыгына ярдәм итү, коммуникатив сыйфатларны үстерү.

Чара барышында күңелле һәм дустанә атмосфера балаларда шатлыклы кәеф уятты, шәкертләр үзләренең иҗади башлангычларын күрсәтеп: «Үзгәрешне тап», «Качышлы», «Эрудит», «Кешеләр төшер», «Утырып бие», «Фантлар» уеннарында актив катнаштылар.

Безнең үзәкнең ике йолдызчыгы: Константинов Паши һәм Коннова Ксюша чыгышы чын сюрприз булды, алар такмаклар башкарып катнашучыларның күңелләрен ачтылар.

Әлеге чара һәр баланың эмоциональ уңай халәтен, шатлыгын һәм мавыгуын булдыруга ярдәм итте.

Татьяна Ишметьева, педагог-психолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса