«Языл, укы, яңалыкларны бел!»
Җәмгыять

«Языл, укы, яңалыкларны бел!»

Һәрвакыт синең белән, "Бөгелмә авазы"!

Прогресс авыл китапханәсендә “Языл, укы, яңалыкларны бел!” дип аталган  әңгәмә уздырылды. Өлкән яшьтәге  апалар  үзебезнең газетаны “Бөгелмә  авазы”н һәрдаим укып , яңалыклар белән  танышып  торалар. Бик теләп язылабыз, – ди Фәузия апа Газизова.  Районыбыз хәбәрләрен, атна  вакыйгаларын яратып укыйбыз, күзәтеп барабыз,- дип әңгәмәгә кушылды Рәйсә апа Әшрафуллина. Апалар бер яктан да  калышмыйлар  газета  да  укыйлар, бәйләм дә бәйлиләр, китапханәгә  дә  йөрергә өлгерәләр. Биредәге апалар “Бөгелмә авазы” газетасының  даими  укучылары.  Чараны йомгаклап газетабыз үзенең эчтәлекле  саннары белән безне бик күп еллар сөендереп торсын дигән теләктә  калдылар китапханә укучылары.

 

Прогресс авыл китапханәчесе Миләүшә Минхәирова,

Автор фотосы