Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ярдәм” фондында инвалидлар өчен быел бочча спорт төрен кертергә уйлыйлар

"Бер-беребезгә булышыйк” проекты кысаларында, 100 кешегә белем бирү һәм тернәкләндерү курслары оештырыла.

“Ярдәм”фондында, “Бер-беребезгә булышыйк” проекты кысаларында, инвалидлар өчен бочча спорт төрен кертергә уйлыйлар. Бу хакта матбугат конференциясендә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев әйтте.

“Быел реабилитантлар өчен бочча спорт төрен кертергә уйлыйбыз. Бу паралимпия спорт төре, ул боулингка якын. Бу спорт төре үзәк нерв системасы какшаганнар һәм умырткалыгы имгәнгәннәр өчен. Бюджетта моның өчен ике профессиональ комплект сатып алуга акча каралган”, - диде Илһам Исмәгыйлев.

“Бер-беребезгә булышыйк” проекты кысаларында, РФ Президенты гранты хисабына Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кешегә белем бирү һәм тернәкләндерү көтелә. Инвалидлар белән биш төркемгә бүлеп шөгыльләнәчәкләр. Беренче төркем өчен курслар 2019 елның 18 ноябрь - 1 декабрь көннәрендә уза. Бер группа 14 көн яши.

Тернәкләнү узучылар өчен барысы да бушлай: укыту-тернәкләндерү үзәгендә яшәү, дүрт тапкыр туклану, белем алу, психологик, медицина һәм юридик ярдәм күрсәтү. Тернәкләнү узучыларны озата килүчеләр ярдәмгә мохтаҗ булса, аларга да бушлай.

Проектның кыйммәте 8 млн сумнан артык. Грант 4,8 млн сум тәшкил итсә, калганын фонд үз хисабыннан финанслый. “Грант күләме өлешчә проектта катнашучы хезмәткәрләрнең эш хакы өчен түләү, реабилитация өчен медикаментлар, кирәк-яраклар, дәвалау физкультурасы өчен тренажерлар сатып алуга сарыф ителәчәк”, - диде Илһам Исмәгыйлев.

Ул, шулай ук, грант хисабына реабилитантлар яши торган бүлмәләрдә көнкүреш кирәк-яраклары, урын-җир комплектлары яңартылганын әйтте. Фонд президенты территориядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен парк булдырылуын да билгеләп узды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/21/197302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса