Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа уку елы белән...

Хөрмәтле укытучылар, укучылар!

1 сентябрь - Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...

Яңа уку елы һәрвакыт шулай 1 сентябрь көнне башланмаган. Пётр I вакытында укулар төрле вакытта башлана торган булган. Бары тик 1984 елда гына 1 сентябрь рәсми рәвештә бәйрәм - Белем көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.

Белем көнен 1 сентябрь көнне барлык илләр дә билгеләп үтмәгәнен дә белеп тору кирәктер. Россия (Татарстан), Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Молдавия, Төркмәнстан, Украина, Латвия кебек илләрдә генә 1 сентябрь Белем көне буларак билгеләп үтелә. Япония, Һиндстан кебек илләрдә Белем көне әле 1 апрельдә генә булачак.

Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!

Белем көне уңаеннан сезне яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Бу ел барыгызга да бары тик уңышлар гына китерсен. Гел канәгатьлек хисләре генә кичереп яшәгез, һәр көнегез сезгә яңа шатлыклар алып килсен. Барыгыз да сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса