Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тел белмәү судка илтә

Соңгы елларда бик аяныч хәлләр белән очрашабыз.

Сүзем – үзебезнең татар теле, ана телебез турында. Бу телкәем, мескенкәем, ничек чыдыйдыр инде, шундый матур, бай туган телем ниләр генә ишетми!

Төптән уйлап карасак, кем гаепле? Үзебез түгелме? Хәзер көн саен, минут саен татар телен кайтару турында сөйлиләр, нидер эшлиләр. Соңга калмадыкмы икән? Барысына да үзебез гаепле. Мулла кушкан, әти-әниләребез биргән исемне үзебез таптадык. Татар гаиләләре, вата-җимерә, өйләрендә балалары белән русча сөйләшәләр. Кая монда милли горурлык? Үсә төшкәч, ул балалар үз телләренә “фу” дип кенә карыйлар бит. Шулкадәр яраклаштык ки, Мәдинә булсак – Маша, Галия булсак – Галя, Камил булсак, Коля булдык. Безнең күп милләтле авылда бу хәлләр бигрәк тә ачык күренә.

Әгәр мәҗлестә 20-30 кунак арасында бер рус кешесе булса, мәҗлесне, телне вата-җимерә, русча алып баралар. Ә бит башка халыклар  безнеңчә өйрәнергә ашкынып тормыйлар, 2-3 кеше очрашсалар, үзләренчә сөйләшәләр, безнең кебек “уңайсыз” димиләр. Гаиләләрдә дә, урамнан керүгә,  хәтта балалары да үз телләрендә сөйләшәләр.  

Безнең авылга яшәргә бер гаилә килгән иде. Инде шактый зур яшьтәге ханымның исеме бик матур, чын татар исеме иде. Килгәч тә, аны русча исем белән йөртә башладылар һәм ул шул исем белән “китеп барды”. Мин генә аңа үз исеме белән дәшә идем. Үзе үлгәч тә чын исемен атап әйткәч, кайберәүләр: “Кем соң ул?” – дип сорадылар. Мондый хәлләр кабатланмасын иде.

Тагын күңелне борчый торган бер хәл бар. “Судка барабыз”, – диюче кешеләр еш очрый. Баксаң, бик “грамотный” секретарьлар аларның исемнәрен дөрес язмаган һәм кешеләрне авыр хәлдә калган икән. Документ дөресләтеп йөрүчеләр күп. Шулкадәр җаваплы урында утыргач, кешеләр язмышы белән уйнарга ярамый, әзрәк үз белемең өстендә дә эшләргә кирәк тер бит инде. Эш өстәлләрендә татарча, русча белешмәлекләр, исемлекләр, атлас, энциклопедияләр булырга тиеш. Ул кешеләр нигә авыллар буйлап,  туганлыкларын раслар өчен, шаһитлар җыеп йөререгә тиеш? Туганнарның, шаһит булырлык кешеләрнең бит инде кайберләре исән дә түгел.

Шуңа күрә бу кешеләргә үз эшеңдә җаваплы, игътибарлы булып, һәрдаим үз белемең өстендә эшләргә, эшеңне, кешеләрне яратырга киңәш итәр идем. Туган телебезне саклагыз, яратыгыз, белегез.     

Абруй Насыйрова

Акбаш авылы

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса