Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстаннан Мәскәүдәге Яңа ел чыршысына 105 бала китте

Чакырылучылар арасында фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр һәм башка яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар бар.

25 декабрьдә Зур Кремль сараенда узачак Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасыннан 105 бала китте.

Тантаналы чарага төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган сигездән унөч яшькә кадәрге балалар чакырылды.

 

Елизавета Куркинаны вокал мәгълүматлары өчен чакырдылар – ул җиде ел инде җыр белән шөгыльләнә. «Йолдызлык»та җырлыйм, конкурсларда катнашам, шуның өчен мине Мәскәүгә җибәрәләр. Анда үземә бик күп яңа дуслар табарга телим», - диде ул.

«Ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан иң яхшы яшьләрне Кремльгә Президент чыршысына җыялар», – дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова.

Озатыр алдыннан балаларның документларын җентекләп тикшерделәр, аларга ТАССР символикасы төшерелгән бүрек һәм шарф тапшырдылар. Моннан тыш, табиблар балаларга медицина күзәтүе үткәргән. Табиблар сүзләренә караганда, Мәскәүгә баручы барлык балалар сәламәт.

Хәзер аларны Россия башкаласында ике көнлек сәфәр көтә. Балалар өчен шәһәр буенча экскурсия һәм төрле чараларда булу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса