Әлеге вакыйга 12 май көнне 12.25 сәгатьтә була
Бөгелмә тимер юл станциясендә йөк поездын җибәргән вакытта рельслардан биш вагон һәм тепловозның арткы тәгәрмәчләре төшә, - дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
55 вагоннан торган бу состав Бөгелмә тимер юл станциясеннән – Башкортстан республикасының Дема аеру (сортировкалау) станциясенә бара торган була.
Фото:https://pixabay.com