Татарстан Төрекмәнстанга “Ансат” вертолётларын сата башлый
“Сүз медицина һәм коткару хезмәтләре өчен каралган вертолётлар турында бара”, - диде Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры
Казан вертолёт заводында (КВЗ) “Ансат” вертолётларын Төрекмәнстанга сату мөмкинлеге карала. Бүген бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Брифинг Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедовның Казандагы эш визиты нәтиҗәләренә багышланды.
“Бүгенге көндә Төрекмәнстан Президенты йөкләмәсе буенча, төрле очракта кулланыла торган “Ансат” вертолётларын Төрекмәнстанга сату мөмкинлекләре турында сөйләшүләр бара. Дәүләт, иң беренче чиратта, медицина һәм коткару хезмәтләре өчен каралган һава чаралары белән кызыксына”, - диде Альберт Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа