Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талпаннарның активлашу чоры җитте, быел яз җылы килү сәбәпле, алар да гадәттәгедән иртәрәк уянды.

Гадәттә, канэчкеч бөҗәкләр урамда уңай температура булганда уянып чыга. Быел һава торышы март аенда ук кояшлы көннәре белән сөендерә башлады, шуңа күрә талпаннар да апрель аенда ук ауга чыкты.

Талпаннар – төрле йогышлы авыру таратучылар. Кеше өчен иң куркынычы – үзәк нерв системасы зарарлый торган  энцефалит һәм боррелиоз чирләре. Бер корткычның тешләве (кадалуы)  кешене  инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин. Талпан,  тән тиресенә кадалганда, авыртуны сиздерми торган  селәгәй бүлеп чыгара, шуңа да аның кадалуын кеше сизми кала.  Инфекция урманда, бакчада, зиратларда, паркларда һәм скверларда эләгергә мөмкин. Еш кына кешеләр үрмәкүчкә охшабрак торган әлеге бөҗәкләрне  өйләренә кием-салым, чәчәкләр белән алып кайта,  яки алар дүрт аяклы хайванның йоны аша да эләгә, – ди ТР “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә территориаль идарәсе башлыгы Владислав Долгов. – Талпан энцефалиты буенча Татарстанның 30 районы эндемик булып тора, ягъни куркыныч зонага керә, шул исәптән безнең район да. Ә боррелиоз буенча республиканың бөтен территориясе дә хәтәр зона санала.

     2020 ел башыннан алып 9 майга кадәр талпан кадалу сәбәпле, район медицина учреждениеләренә 94 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 25е  – 14 яшькә кадәрге балалар. Вируслы энцефалит һәм башка талпан йогышлары белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Чагыштыру өчен: узган ел 289 бөгелмәлегә, шул исәптән 14 яшькә кадәрге 66 балага талпан тешләү сәбәпле, медиклар ярдәме кирәк булган.

         ТР Роспотребнадзор” идарәсе, быел коронавирус йогышы белән бәйле эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, күпләп ял итү урыннарына, аерым алганда паркларга һәм скверларга барырга киңәш итми. Табигатьтә булганда исә капюшонлы, озын җиңле аксыл-якты төстәге кием кияргә киңәш ителә.  Җирдә утырып торырга,  үләнгә ятарга кирәкми. Йөреп кайтканнан соң тән һәм чәч арасын карарга, шулай ук йорт хайваннарында да талпаннар булу-булмавын тикшерергә кирәк.

– Талпан кадалган очракта, тиз арада квалификацияле ярдәм алу өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр мондый мөмкинлек юк икән, аны мөстәкыйль рәвештә тәннән тартып алырга, аннары ул урынны йод, спирт эремәсе яки водород перекисе белән дезинфекцияләргә кирәк, – дип өстәде Владислав Долгих.

         Талпаннар тешләгәннән зыян күргән кешеләр санын киметү өчен, районда территорияләрне акарицидлы эшкәртү үткәрелә. Быел Бөгелмәнең Кызыл Армия һәм Ленин урамнарындагы мәдәният һәм ял паркларында, зиратларда, үзәк мәйдан янындагы скверда, Соколка тавында, шәһәр сулыгы периметры буенча газоннарда һәм башка урыннарда дезинсекция үткәрү планлаштырыла.

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШ

         Урман кырмыскалары – талпаннарның табигый дошманнары. Алар эшләп чыгара торган кислота канэчкеч паразитларны куркыта, шуңа күрә саклану өчен аны кулланырга мөмкин. Башта составында кырмыска кислотасы булган спиртка су кушарга, аннары урманга яки дачага, бакчага барыр алдыннан бу эремә белән кием-салымны эшкәртергә кирәк.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса