Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш таптап үткән балачак

Балачак күңелле уеннары, әкият, могҗизаларга ышану, тәм-том, тугры дуслар белән истә калырга тиеш.

Әмма Новоборискино авылы кызы кечкенә Лида  өчен ул иң авыр еллар була. 1939 елда туган  кызчыкның тормышы сугыш башланган чорга туры килә. Аның һәм яшьтәшләренең балачагы бөтенләй булмаган дисәң, дөресрәктер, мөгаен. Аларга көнләп кенә түгел, сәгатьләп үсәргә туры килә.

Лидия Дмитриевна Чернова (минем әбием) – күп балалы ана, “Восточный” җәнлек үрчетү совхозының хезмәт алдынгысы. Балачактан мохтаҗлык, ачлыкны үз җилкәсендә татып үскән. Әтисен бик иртә югалткан, ул фронта һәлак булган. Кырыгынчы елларда балаларга бик тиз үсеп җитәргә, исән калыр өчен чыдам һәм сабыр булырга, үз гаиләсенә ярдәм итәр өчен күп эшләргә туры килә.

Сугыштан соң да тормыш бик авыр була. Авыл хуҗалыгын торгызу өчен халык үз-үзен аямыйча эшли. Шуңа да карамастан,  никадәр авыр булса да, кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп, соңгы кисәк ипине дә бер-берсе белән бүлешеп яшәгәннәр.

Лиданың әнисе Прасковья  бик чибәр хатын була. Фронтовик толына берничә тапкыр яучы килсә дә, яраткан иренә, аның якты истәлегенә гомеренең соңгы көненә кадәр тугры кала хатын,  ир-ат җилкәсенә сыенып яшисе урында, кызларын ялгыз үстерә, аларны авырлыклардан ничек тә сакларга тырыша.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 10 июльдә чыккан 27нче санында укыйаласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса