“Сосновка” балаларны көтә
Җәй...Каникуллар...
Бу мизгелне мәктәп укучылары да, аларның ата-аналары да зарыгып көтеп ала. Беренчеләре белем алуларын туктатып, җәйге һаваны сулап, табигатькә шатланып, рәхәтләнеп ял итү турында хыяллана, икенчеләре исә балаларын кайда ялга урнаштыру турында баш вата. Кемдер диңгез янына барып кояшта кызынып ятуны сайлый, кемдер балаларын ял лагерьләренә урнаштыра. Һәм үкенми. Бигрәктә балалары “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” ял базасына эләксә. Биредә мәктәп балалары өчен 21 көнгә сузылган аткив ял тәкъдим ителә. Быел ул 1 нче июннән старт ала. Беренче сменага 205 бала килүе каралган. Хәзерге вакытта лагерьдә ял итүчеләрне кабул итәргә зур әзерлек бара.
Михаил Краснов, “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” ял лагере директоры:
- Әзерлек эшен без традицион рәвештә апрель аенда башлап җибәрәбез. Ул ел дәвамында бара дисәк тә ялгышмабыз. Биналарда косметик ремонт ясыйбыз, аклыйбыз, буыйбыз. Су үткәргечләрне, канализация челтәрен юдырабыз. Клуб-ашханәдә генераль өмә уздырабыз. Моннан тыш территорияне кипкән, сынган агачлардан, яфраклардан арындырабыз. Кимерүчеләр, талпан һәм башка бөҗәкләргә каршы аккаредцид эшкәртү уздырабыз. Менә күптән түгел 30 мең куб су сыйдыра торган бассейнны чистартып юдык. Монын өчен җыештыручыларны “ТНГ-Групп” җәмгыятенең төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлардан тупладык. Лагерь территориясе санитар яктан чистартылып һәм эшкәртелеп тора.
“Сосновка” ял лагере директоры белән сөйләшеп алгач, лагерь территориясенә күз салдык. Бүгенге көндә лагерь эчендә тып-тын, бары кошлар гына сайравы ишетелә. Мондагы саф һавадан хәтта баш әйләнеп куя. Балаларга ял итү өчен барысы да булдырылган. Һәр корпус янында яңа беседка урнаштырганнар, ул отряд урыны булып тора. Биредә ял итүчеләр рәхәтләнеп күңел ача алачак. Моннан тыш яңалык: балалар өчен яңа оя-таганак урнаштырганнар. Анда утырып кына түгел, ятып та атынырга мөмкин. 3 ябык һәм бер ачык батут бар. Мини-гольф, 3 спорт мәйданчыгы, баскетбол, волейбол уйнау урыннары... спорт яратучылар өчен оҗмах инде. Стадионда яңа йөгерү юлы салырга планлаштырганнар. Яңа музыкаль җиһаз кичке дискотека уздыру урынында урнаштырылачак. Кухняда барлык аш-су җиһазлары, кәстрүл, тарелкалар яңага алыштырылган.
Менә ял лагере территориясендә үлән чабып йөрүчеләр янына туктыйбыз. Валерий Бикеев белән Олег Маринин алдында 7 гектар җир. Алар җилкәсенә әлеге территорияне җәй буена тәртиптә тоту вазифасы йөкләнгән.
- Кайда үләнне электр чалгысы белән чабабыз, кайда кул чалгысы белән. Яңгыр явып торса, үлән тиз үсә...җитеш кенә, - ди алар.
Малярларның да эше әле бетмәгән.
- Апрель аеннан бирле биредә эшлибез. Без барлыгы 6 маляр. Биналарның фассадын яңарттык, корпусларның эчке ягын төзекләндердек. Хәзер вак—төякне буяу белән мәшгульбез. Балалар килгәнче барысын да тәмамларга кирәк. Үзебезнең дә балалар шушы лагерньдә ял итеп үсте. Бик матур, ял итү өчен менә дигән лагерь ул -“Сосновка”, - диләр Людмила Астафьева белән Ирина Гуськова.
“ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” ял лагере “Татнефть” ял лагерьләре арасында ел саен беренчелекне яулап бара. Чөнки биредә бар санитар нормаларны да үтиләр, куркынычсызлык техникасын да саклыйлар. Балаларның ялы турындагы программаны да алдан әзерләп куялар.
- Балаларга без хәрби-патриотик тәрбия бирәбез, аларның актерлык осталыгын үстерәбез, сәламәт тормыш алып баруга өндибез. Быел эшче профессияләргә басым ясалачак. Без балаларны нефтҗ промышленосте белән таныштырыга булдык, алар өчен экскурсияләр оештырылачак, робот техникасы, нанаотехнолгияләр, берсе дә читтә кламаячак, - ди лагерҗ директоры Михаил коаснов.
Тырышлыклары юкка чыкмаган, былтыр “Сосновка” ял лагере Россия лагерьләре бәйгесендә 3 нче почетлы урынга лаек булган. Биредә быел да лидер рамкасыннан читкә тайпылмаска телиләр. Уңышлар һәм яхшы яллар телибез.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА,
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа