Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр үзәген активлаштыру: бөгелмәлеләр проектның икенче чиратын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

Узган атнада Яшьләр сараенда "Шәһәр үзәге активлашуы" проекты кысаларында иҗтимагый фикер алышулар узды.

Яшьләр сараенда, “Шәһәр үзәген активлаштыру”  проектын гамәлгә ашыру кысаларында, узган ел Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән шәһәрдә уңайлы тирәлек булдыру проекты буенча эшләрнең бер өлеше башкарылды, хәзер реконструкцияләүнең икенче чираты буенча сөйләшүләр узды.

Фикер алышуларда катнашкан 50дән артык кеше арасында актив шәһәрдәшләребез, башкарма комитет вәкилләре, хосусый эшмәкәрләр, туган як тарихын өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, ветераннар советы әгъзалары, архитекторлар, мәктәп укучылары белән студентлар бар иде. Сөйләшүдә күтәрелгән төп сораулар шәһәрнең брендларын барлау һәм күтәрү, территорияләрнең тарихи үзенчәлекләрен ачыклау, тирәлек территориясен дөрес файдалану, төзекләндерү элементларын урыннарга бүлгәләү темаларына кагылды.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса