Шар белән шаярмагыз!
Чыгарылыш кичәләреме, берәр туган көн, туймы – бәйрәмнәрдә күккә шарлар очырту гадәте бар. Бу бигрәк тә соңгы елларда мәктәпне, балалар бакчасын тәмамлаучылар арасында модага кереп китте. Тик экологлар моны табигать өчен зыянлы дип саный
Башкортстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы социаль челтәрләр аша балалар бакчаларына, мәктәпләргә, бу гадәтне чикләүне сорап, хатлар юллый башлаган. Шар ясый торган латекс озак еллар таркалмый. Моннан тыш, кыргый хайваннар шарны ризык дип белеп ашарга, тыгылырга мөмкин. Шарның бауларына бәйләнеп үлгән җәнлекләр дә очрый, ди. Соңгы елларда популярлашкан ут яна торган шарлар аеруча куркыныч. Таркалганда, алар әйләнә-тирә өчен бик зыянлы матдә бүлеп чыгаралар икән. Әлеге хәлне аңлап, Уфада кайбер балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләрендә шар очырту урынына агач утыртырга булганнар. Ә сез нәрсә тәкъдим итәсез?
Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:
– Бу хакта уйлаган юк иде. Чынлап та, шарлар экология өчен зыянлы дип уйларга нигез бар. Күктәге шарларга бәрелеп кошлар үлгән очраклар турында да ишеткән идем. Агач утыртуга бик уңай карыйм, бу экологияне сакларга да ярдәм итә, тәрбияви яктан да файдалы эш. Ә шар урынына бәлки сабын куыгы очыртыргадыр. Күгәрченнәрне күккә очыртсаң да матур күренеш булыр иде.
Камил Кәримов, язучы-сатирик:
– Бу традиция дә түгел инде, сәүдәгәрләр өчен акча эшләү мөмкинлеге. Безнең заманда да бар иде ул шарлар, 4 тиенгә ала идек тә кабартып, шартлатып уйный идек. Ә хәзер ул күккә очырта торган гелий белән тутырылган шарлар кыйммәт тора. Аннары экология өчен дә зыянлы, әлбәттә. Резин җиргә дә күмелми, агачка да эленеп калырга мөмкин. Шар калдыкларын чүпләп, кошларның тыгылуы бар. Әгәр бу гадәт дәвам итсә, бөтен җирне шар басып алачак. Аның урынына бәйрәмнәрдә зыянсыз фейерверклар, хлопушкалар аттырырга була. Тагын бер нәрсә – туйларда кәләш әтисенең фамилиясе язылган шарны күккә очыра. Имеш, кыз фамилиясе белән хушлаша. Уен гына дип акланырга тырышсалар да, зур мәгънә ята бит монда. Әтиләрнең фамилияләре очмый гына торсын әле. Шар белән шаярмагыз!
Фото: vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа