Хәзер Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы 36,3 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, быел уртача хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 6% ка арткан.
Бүгенге көндә республикада уртача хезмәт хакы 36 мең 357 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, инфляцияне исәпкә алып исәпләнгән реаль хезмәт хакы күләме 1,5% ка арткан.