Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Зур Кремль сараеның Георгиев залында узды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары челтәрен булдыру турында”гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Зур Кремль сараеның Георгиев залында узды.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы утырышы автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырышта юл төзелеше нәтиҗәлелеген, юлларны ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын арттыруга, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар тикшерелде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса