Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Процент ставкасын субсидияләү": кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программасы турында

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасы тормышка ашыра, анда Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү каралган.

"Процент ставкасын субсидияләү" программасы буенча финанс ярдәме алган эшкуарлар күрсәткечләргә ирешү турында хисап тапшырырга тиеш. Документлар Казан, Мәскәү урамы, 55 йорт, 521 кабинет адресы буенча кабул ителә (Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге).

Өстәмә консультацияне әлеге телефон аша алырга мөмкин: (843) 236-29-96.

Программа нигезендә, катнашучыларга Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле барлык чыгымнары каплана. Кредитлар мәйданчык территориясендә инженерлык инфраструктурасын төзүгә һәм җиһазлар сатып алуга юнәлтелә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса