Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия исәпләгәндә хатага ничек юл куймаска?

Пенсия фондында пенсия исәпләгәндә хатага ничек юл куймаска икәнлеген аңлаттылар

Тиешле мәгълүматны үз вакытында бирмәсәң, артык түләнгән сумма хасил булырга һәм алга таба аны кайтарырга туры килергә мөмкин.

Россиялеләр компенсацияләр алу хокукы яки аларның күләменә йогынты ясый торган шартларның үзгәрүе турында Пенсия фондына мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә.

«Пенсия алу хокукының бетерелү, яки аның күләмен киметә торган шартлар барлыкка килү ихтималына бәйле берничә очрак бар», - дип искәрттеләр ведомствода. Тиешле мәгълүматны үз вакытында бирмәсәң, артык түләнгән сумма хасил булырга һәм алга таба аны кайтарырга туры килергә мөмкин.

 

Әйтик, туендыручысын югалту буенча хезмәткә сәләтле пенсия алучылар 18 яшьтән соң түләүләрдән мәхрүм ителә. Әмма көндезге бүлектә укуны дәвам иткән очракта аларны 23 яшькә кадәр алырга мөмкин.

Пенсия алучылар укуны тәмамлагач бу хакта Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Алар компенсация билгеләгәндә язмача йөкләмә бирә.

Асрамага алучы үлгәннән соң да артык түләнгән сумма хасил булырга мөмкин.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса