Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ни өчен телефонга "Әйе" дип җавап бирергә ярамый?

Мошенниклар алдашуның яңа төрен уйлап чыгарган

Белгечләр әйтүенчә, алдакчылар яңа төр ялганлауга әзерләнәләр. Җинаятьчеләргә телефоннан җавап бирүченең "Әйе" диюе мөһим. 

Моның асылы шунда, кырыгалдарлар "тавыш үрнәкләре" дип аталучы биометрик мәгьлүматлар җыялар. Алар тиздән банкларда тавыш ярдәмендә идарә итүне кертерләр дип өметләнәләр.

Әгәр шулай була калса, "Әйе" тавышы хуҗасының акчасын урлауга мөмкинлек туачак. Белгечләр телефон шалтыравына "Алло" дип, ә инде билгесез кеше "Сез мине ишетәсезме?"- дигән сорауга, "Әйе" дип түгел, "Ишетәм" дип җавап бирергә тиешсез.Башка очракларда да таныш булмаган кешеләргә бу сүзне әйтмәвегез хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса