Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов нефть һәм газ химиясен Татарстанның төп үсеш нокталары дип атады

Быел республикада җитештерү куәте елына 600 мең тонна тәшкил иткән яңа этилен комплексы төзелә башлаячак, дип искәртте ТР Президенты

Чаллыда Җиңү паркында Ураза бәйрәмендә пылау тараткан вакыт сурәтләнгән видео кичә социаль челтәрләрдә таратылды. Чаллы мөхтәсибәте Ураза гаете вакытында пылау өчен тарткалаш килеп чыгу турында аңлатма бирде.

Челтәр кулланучылар Чаллы халкын дини бәйрәмнәрдә генә булса да үзләрен әдәпле тотарга өнди. Чаллы мөхтәсибәте шулай ук җәнҗаллы видеодан нәтиҗәләр ясаган.

"Җиңү паркында Ураза бәйрәме беренче тапкыр үткәрелде һәм бу уңайдан шәһәр халкы тарафыннан зур кызыксыну булыр дип көтмәгән идек,  - дип аңлаттылар мөхтәсибәттә. — Яхшы ниятләрдән чыгып, меценатлар ике мең порция пылау әзерләгән иде. Кызганыч, алар һәр кешегә дә җитмәде".

"Бәлки оештыручылар пылауны тарату урынын биредә сайлап ялгышкандыр", - диде мөхтәсибәт вәкиле.

"Без бу тискәре тәҗрибәне исәпкә алачакбыз һәм алга таба оештыруда ялгышларга юл куймаска тырышачакбыз. Катнашучыларның күбесе бәйрәмнән канәгать калгандыр дип ышанабыз", — диделәр мөхтәсибәттә.

Фото:tatarstan.ru

tatarstan.ru

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187681/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса