Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөфти Камил хәзрәт: «Сез иртәгәсе көн өчен бүген ни эшләдегез?»

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә халык фотоларда үзләрен картайган итеп күрсәтү белән мәшгуль. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграм битендә әлеге уңайдан үзенең фикерен белдергән һәм шунда ук фотосын да урнаштырган

 – Мондый эксперимент күпчелек кешене көлдереп кенә калмыйча, киләчәк картлык турында уйланырга мәҗбүр итә. Тормыш көзе безгә нәрсә алып килер – бәхет яки ялгызлыкмы? Хезмәт җимешләребез куандырырмы? Җыерчыкларыбыз горурланырлык булса, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тормыш тәҗрибәбез турында оялмыйча сөйли алсак, әйбәт тә бит. Әмма Аллаһы Тәгалә бу көннәрне күрергә язгандырмы – билгесез. Һәр буын икенчесенә тормышның бер мизгел генә булуын, кирәкле гамәлләрне кирәксездән аера белергә һәм аларны Раббыбыз ризалыгы өчен, Аның ярлыкавына һәм бүләкләренә өмет итеп кылырга кирәклеген өйрәтә. Гыйбадәт кылу, балаларны тәрбияләү, ата-анага хөрмәт күрсәтү, мохтаҗларга ярдәм итү – иң бәхетле кешеләр бу дөньядан шундый гамәлләр белән китә. Әбү әл-Утахия болай дигән: "Яшьлегем бер көнгә әйләнеп кайтса, мин аның картлык көнемдә ниләр китерүеннән зарланыр идем". Ә сез иртәгәсе көн өчен бүген ни эшләдегез? – дип язып куйган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса