Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәҗбүри медицина иминияте полисы алу тәртибендә үзгәрешләр бар

Илдә мәҗбүри медицина иминияте полисы алу тәртибен гадиләштерәчәкләр. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән

Илдә мәҗбүри медицина иминияте полисы алу тәртибен гадиләште­рәчәк­ләр. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.Билгеле булганча, полисны алмаштырганда, яңасы әзер булганчы, кулга вакыт­лы­ча документ бирелә. Мо­ңарчы ул 30 эш көне дәва­мында га­мәлдә булса, хәзер 45 көн эш­кә яраячак.

Вакытлыча бирел­гән полис медицина яр­дәме күрсәтү программасына кер­гән барлык хезмәт­ләрдән фай­далану мөм­кинлеге бирә, дип  ассызыклаган белгечләр. Шуңа күрә табибка шикләнми­чә мөрәҗә­гать итә аласыз.

 
Мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәрти­бен­дә дә үзгәрешләр бар: гаризаны мәҗбүри медицина ими­ниятләштерүе фонды­ның тө­бәк бүлекләре сайты, дәүләт хезмәтләре порталы аша гына да тапшырырга рөх­сәт итә­чәкләр. Электрон имза булган очракта, әл­бәттә. Документларны күп функцияле үзәкләр аша юлларга да мөмкин. “Яңа ка­гыйдәләр медицина иминияте оешма­ларының вәкаләт­ләрен дә арттырачак. Мәсә­лән, пациентларга профилактика чаралары узарга кирәклеге турында шәхсән мәгълүмат җиткерү мөмкин­леге каралган”, – дигән Бө­тенроссия ими­ниятләш­терүчеләр берлеге вәкиле Андрей Рыжаков.


Хәзер кәгазь полис урынына пластик карта да алырга ярый. Соңгысы күпкә җай­лы­рак та әле. Пластик карта ху­җасы турында бөтен мәгъ­л­ү­матны электрон рәвештә сак­лый. Шуңа күрә поликлиника яки хастаханәгә үзең белән паспорт йөртүнең кирәге кал­маячак. Полисның кайсы төрен сайларга икә­нен һәр­кем үзе хәл итәчәк. Алар икесе дә тигез хокуклы булачак. Электрон документ гамәл­гә керүгә карамастан, кәгазь полислы пациентларга медицина ярдәме күрсә­түдән туктамаячаклар.

Фото: pixabay.com

www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса