Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Җәббаров оператив штаб утырышында Татарстандагы вәзгыять турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, тулаем Россия Федерациясенең азык-төлек базарындагы хәл тотрыклы кала, складларда һәм бүлү үзәкләрендә продукция кытлыгы күзәтелми.

Министр билгеләп үткәнчә, сәүдә челтәрләре һәм Сәнәгать министрлыгы мәгълүматлары буенча, кайбер төбәкләрдә узган атнада ярмалар, макарон әйберләре, ит һәм балык консервлары, тоз һәм шикәр кебек озак саклау товарларына ихтыяҗ арткан. Әмма агымдагы атна башында тенденция түбәнәйде.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, азык-төлек товарларына зур ихтыяҗны исәпкә алып, логистиканы оптимальләштерү эшен дәвам итә. Төбәкләрдә дә бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.

 

Татарстанда агымдагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада ике айлык продукция запасы бар. "Чимал буенча да, әзер продукция буенча да кытлык юк. Сәүдә челтәрләре мәгълүматлары буенча, сатуларның иң кызган чагы узган атнага туры килгән.

Халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, 21 мартта Казанда Агросәнәгать паркы территориясендә ярминкә уздырдык, анда кирәкле барлык продукцияне, шул исәптән сәүдә челтәрләрендә ихтыяҗ зур булган ярмалар, макарон әйберләре, ит, консервлар (тушенка), он, шикәр комы алып килделәр. Продукциягә ихтыяҗ артмады. Әйтик, кайтарылган карабодай ярмасының 10 тоннасы гына сатылган. Шуңа да карамастан, көчәйтелгән контроль һәм көн саен вәзгыятькә анализ ясау дәвам итә",-дип билгеләп үтте вице-премьер.

Бәяләр вәзгыяте турында сөйләгәндә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта кискен бщя артулар күзәтелми, әмма көчәйтелгән контроль һәм вәзгыятьне анализлау дәвам итәргә тиеш. Шул ук вакытта Министр бәяләр тирбәлгән очракта, АПКның төбәк органнары җитәкчеләрен аларның сәбәпләрен оператив анализларга өндәде.

Дмитрий Патрушев шулай ук азык-төлек базарындагы вәзгыять турында гражданнарга объектив һәм үз вакытында хәбәр итү һәм аның контроле барлык дәрәҗәләрдә дә кирәклеген искәртте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса