Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыстыбый пешердек әле

“Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында, “Татар милли кухнясы” мастер-классы узды.

Чараның максаты балаларны һәм яшүсмерләрне халыкларның милли үзенчәлекләренә, туган як мәдәниятенә җәлеп итү, аларны милли кухняларның традицион ризыклары белән таныштыру иде.  Балалар чара барышында рус һәм татар милли ашлары, тәмледән-тәмле ризыкларның бик күп төрле булуын белделәр, шулардан берсе – татар милли таба ашларыннан кыстыбый әзерләү технологиясе белән таныштылар. Бу бик күңелле мәшәкатьләр үз кулларыбыз белән әзерләнгән ашамлыкларны татып карау, традицион чәй эчү белән тәмамланды.

Мондый чаралар, чыннан да, милли мәдәнияткә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. Бер үк вакытта үзенчәлекле балаларны тормышка әзерләүнең бер юлы да булып тора.

Татьяна ШАКИРҖАНОВА, хезмәт буенча инструктор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса