Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кыз һәм сугыш...

Быел 9 майда без Советлар Союзының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германия фашизмын җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үтәбез.

 Илгә афәт килүгә, күпмилләтле ватандашларыбыз дәррәү үз җирен якларга күтәрелә. Фашистлар Германиясе югары үсеш алган индустриаль ил була инде, ә СССРда сәнәгатьне техник яктан коралландыруның башланган гына чоры. Баштанаяк коралланган илбасарларга каршы безнең ир-егетләр винтовкалар һәм көрәкләр белән каршы чыга. Алар, пулеметларны үз гәүдәләре белән томалый-томалый, канлы юлдан алга бара. Бу куркыныч сугышта бөтен ил, бердәм гаилә булып, көчле дошманга каршы иңгә-иң торып көрәшә. Хатын-кызлар һәм балалар да, үз-үзләрен аямыйча, ир-атлар белән бергә сугыша.  Дәһшәтле кырыгынчы елларда хатын-кызлар, балалар җилкәсенә фронт өчен эшләүче заводларны туктатмау бурычы йөкләнә. Алар станок янында торалар, танклар һәм самолетлар, сугыш кирәк-яраклары җитештерәләр. Алар басуларда, атлар һәм үгезләр урынына сабанга җигелеп, җир сөрәләр, армияне ашату өчен икмәк чәчеп үстерәләр.

Бүген мин кулларына корал тотып аткан, бомбага тоткан, күперләр шартлаткан, разведкага барган көчле һәм батыр хатын-кыз турында сөйләргә телим. Ул язмышы безнең шәһәр белән тыгыз бәйләнгән Анастасия Александровна Шестоперова – батыр радистка, Сталинград һәм Курск дугасындагы Орлово сугышларында катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы  һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

А.А. Шестоперова 1923 елда Татарстан АССРның Биләр районы Биләр авылында туа. Биләр урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый. Аннары Чистай шәһәрендә педагогика училищесында укый. Педучилищеның ике курсын тәмамлаганнан соң ике ел Иске Куак урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, читтән торып укуын дәвам итә. 1942 елның 20 маенда, радиополкта укуын тәмамлап, каты сугышлар барган Сталинград юнәлешендәге фронтка җибәрелә.

...Сугыш-бәрелешләрдән арыган-йончыган командир турыдан бәреп сорый:

– Фронтка барырга теләмисез? Сезнең белемегез анда бик кирәк?

Көтмәгән бу сораудан кызның йөрәге кысылып куя:

– Кирәк икән, мин әзер, – дип җавап бирә ул.

Берничә көннән соң егет-кызлар төялгән вагон Горький шәһәренә юнәлә, анда аларны уку һәм хәрби әзерлек айлары көтә. 1942 елның көзендә унтугыз яшьлек Анастасия радист хәрби белгечлеген ала һәм Мәскәүгә җибәрелә. Сугышта күп кенә белгечлекләр мөһим була: очучылар, шоферлар, артиллеристлар, разведчиклар, танкистлар. Аеруча кирәкле төп белгечлекләрнең берсе –  хәрби элемтәче, чөнки элемтә ул фронтның баш миенә тиң. Авыр шартларда хатын-кыз элемтәчеләргә дә үз эшләрен ир-атлардан  калышмый башкарырга туры килә: пулялар яңгыры астында авыр катушкаларны күчерү дә, элемтә линияләрен төзәтү дә калмый, тәүлек буе телефон янында утырырга һәм боерыклар тапшырырга да туры килә.

 Фронтка китәр алдыннан элемтәчеләр алдында Кызыл Армиянең элемтә буенча баш белгече маршал Пересыпкин чыгыш ясый. Чал маршалның: “Элемтәче иптәшләр! Сез Сталинград фронтына юл тотасыз, анда фашистларга каршы каты сугышлар бара. Хәтерегездә тотыгыз, солдат-дошман солдатын үтермәсә, бу әле ярты бәла. Ә инде  радист буталса яки үз вакытында приказларны тапшырмаса, меңләгән сугышчы һәм командирларның һәлак булуы мөмкин,” – дигән сүзләре күпләрнең күңеленә кереп кала.

Бомбалар шартлаудан далада качарга урын булмый. Вагоннар дөрләп яна, яраланган солдатларның кычкырулары һәр яктан ишетелеп тора. Анастасия беренче тапкыр шунда сугышның нинди ерткыч икәнлеген  аңлый. Кеше тормышының бөтен нәфрәтен тойдым. Исән калган элемтәчеләр төрле частьләргә барып җитә, Шестоперова 1нче Дон танк корпусының 17нче танк бригадасына эләгә. Корпус төп командование резервында булган һәм фронтның катлаулы участокларында оборонаны өзү өчен билгеләнгән була. Кызлар йокысызлыктан, өзлексез бәрелешләрдән тәмам арыган часть командиры  алдына килеп басалар. Тегесе ярсып кызларга кычкырып җибәрә: “Нәрсә монда миңа балалар бакчасы җибәрәләр?! Мондый сугышчылар үзләре бәла бит ул!”. Тик бригада командиры аларны кире борып та җибәрә алмый. “Афәрин, кызлар, югалып калмадыгыз, башыгызны пуля астына куймадыгыз”, – дип мактый ул аларны яңадан. Шулай итеп, авыр фронт тормышы башлана.

Сталинград янында сугыша, аннары корпус составында бригада Көньяк-Көнбатыш фронтка озатыла. Бригадага кыю сугышчан хәрәкәтләре өчен “гвардия” исеме бирелә, ә Анастасия гимнастеркасында Совет Армиясенең “гвардияче” күкрәк билгесе барлыкка килә. Аннары Анастасия Александровна Днепропетровск өлкәсенең Павлоград шәһәрен азат итүдә катнаша. 1943 елның гыйнварында, экипажында Шестоперова радистка булган танкны авиабомба зарарлый. Ике танкист һәлак булган, ә Анастасия янып торган хәрби машинадан сикереп чыга һәм дуслары белән бергә ут эченә ташлана. 1943 елның 23 февралендә Павлоградны азат итәләр, ә кичкә дошманның тирән тылына эләгәләр. Немец пулеметчысы берничә тапкыр ут яудыра, ике иптәшләре үлә, кызлар икәү генә кала һәм үзләренең тирән чолганышта икәнлеген алар аңлый. Ач һәм ялангач (яланаяклы) кызлар чолганыштан 12 тәүлек дәвамында  чыга. Алар крестьян хатыннары күлмәкләре киеп, немец яныннан узалар. Аларны инде һәлак булды дип санаганнар. Анастасия Александровнаның туганнарына “похоронка” да җибәреләгән була.

Аннары Шестоперова Курск-Орел дугасындагы канкойгыч сугышларда катнаша. Алар бригадасы шәһәргә беренче булып керә. Анастасия Александровна ике тапкыр яралана анда, тик сугыш кырыннан китми, алыштырыр кеше булмый. Чөнки сугыш белән идарә итү күрше частьләр, бүлекчәләр, авиация, артиллерия белән хезмәттәшлек радиоэлемтә аша бара. Дошман, сугыш вакытында радиоэлемтәнең мөһимлеген белеп, ноктаны бөтен көче белән сафтан чыгарырга тырыша. Бомба, ату астында, катлаулы сугыш шартларында бер генә минутка да батыр радистка постын калдырмый. Орелны алганда үрнәк батырлыгы өчен Анастасия Александровна Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Аннары инде Белоруссия фронты оборонасын өзү... Бу вакытка хәрби тактика да үзгәрә. Корпус бер төн эчендә 100 чакрымга кадәр дошманның тылына китә. Немецлар өчен бу көтелмәгән хәл була. Шундый тирән рейдларның берсендә берничә бүлекчә аерымланып калган булып чыга, бары тик радиоэлемтә төгәл эшләү нәтиҗәсендә генә аларга ярдәм күрсәтелә. Элемтәчеләргә Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исеменнән Рәхмәт хаты тапшырыла. Речице урамнары өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары  өчен Анастасия Александровна II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

1944 елның гыйнварында дошман тылына төнге рейдларның берсендә ул өченче тапкыр яралана. Госпитальдән чыкканнан соң Киев технология   азык-төлек сәнәгате институтына укырга керә, Украинага эшкә эләгә. Аннары Бөгелмәгә күченә, 13 ел Бөгелмә ит комбинатында хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы, соңрак план бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Хатын-кызлар һәм сугыш... Алар күрсәткән батырлыкларны тасвирларга сүзләр табарлык түгел. Аларның язмышларын гадәти чаралар белән генә үлчәп булмый. Алар рәхмәтле халык хәтерендә мәңге, чәчәкләрдә, каеннарның язгы балкышында, үзләре саклаган җирдә беренче адымнарын ясаучы сабыйлар шатлыгында яшиләр.   

 Еллар уза... өлкән буын китә, ә без, кешеләр бу җиңүнең нинди кыйммәтләр бәрабәренә  ирешелгәнен, тыныч күк астында яшәү хокукының нинди кыйммәтләр белән яуланганын белсен һәм хәтерләсен өчен, үткән фаҗигаләр турындагы истәлекне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

Любовь ДЕКИНА,

Туган якны өйрәнү музееның экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса