Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Халыкара бәхет көне»

20 март - язгы көн тигезлеге Көнендә Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә.

Мондый бәйрәмнең инициаторлары - Бутан, Көньяк Азиядә Һиндстан һәм Кытай арасында урнашкан кечкенә дәүләт вәкилләре. Бутан Хөкүмәте үзенең төп максаты дип барлык гражданнарны бәхетле итүне саный.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Альбина Титова «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килүчеләр белән әлеге искиткеч бәйрәмгә багышланган акция уздырды. Килүчеләргә бәхетлерәк булырга кирәклеге турында сөйләделәр һәм кәефне күтәрү өчен кәнфитле смайлик алырга тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның ихлас елмаюларын  һәм кәефләре күтәрелгәнне күрү  бик күңелле булды.

Альбина Титова

Динара Хәйретдинова фотосы

                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса