Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемгә ни кирәк бит...

Илленче еллар ахырында, алтмышынчы еллар башында “Татнефтегеофизика” трестының сейсморазведка партияләре башлыклары сезонлап эшлиләр иде.

Апрель башларында партияләрнең саны билгеләнә. Аларга эш мәйданнарын да төгәлләп әйтәләр. Кайсы партиягә кем начальник итеп, кем инженер-техник вазифаларына билгеләнә һәм ул партияләрне оештыру эше башлана. Инженер-техник хезмәткәрләрдән соң партияләргә бораулаучыларны, шартлатучыларны тәгаенлиләр. 
Аерым мәсьәлә – шоферлар. Һәрбер партиядә 20-30лап шофер була иде. Аның бер җиде-сигезе, ә кайчагында ун-уникесе “кадровый”, ягъни берничә ел рәттән эшләгәннәр булса, калганнары сезонлы – яз көне эшкә алып, көз көне сезон төгәлләнү белән саубуллаша идек. Шуңа күрә алар арасында яхшы гына стажлы, үз эшен белгән, тәртипле, җитди кешеләр, алар белән бер уңайдан яңа гына “права” алган, колхозда түләүсез диярлек эшләп интеккән, шуңа безгә килеп, 80-90-100 сумлык эш хакына куанып эшләүчеләр дә була иде. Акчаны алгач, гаиләле олырак кешеләр аны җитди эшкә тотса, яшьләрнең кайсыберләре, бәйдән ычкынган язгы бозау сыман, “ирек”кә чыга торган иде. Аванс алгач та, расчет алгач та, яхшы гына “юа”лар андыйлар.. 
Шундыйларның берсе акча алганның икенче көнендә  эшкә һәрвакыт күгәргән күз төбе белән килә торган иде. “Ни булды?” – дип сорасаң, мескенләнеп, елак тавыш белән: “Пчила укусил”, – дип җавап бирә бу. Аны тиргәү, сүгү файдасыз эш иде. Андыйларга: “Ярый әле “пчила”ның йодрыгы бер сантиметр уңгарак эләкмәгән, бөтенләй күзсез калган булыр идең”, – дияргә генә кала иде.
1966 елда мин инде тәҗрибәле партия башлыгы идем. Бервакыт шулай үземне Чистай районы территориясендә эшләячәк партиягә билгеләделәр. Ул вакытта безнең кебекләргә җиңел машиналар тәтеми иде. Грузотакси машинасы бирделәр. Без ул машиналарда кешеләрне партияләргә дә алып бара идек, партиягә барып урнашкач, шул ук машиналарда эшчеләрне эш урынына – баирга да (профильгә) йөртә идек. Андый машинага беренче яки икенче класслы шоферны утыртырга сорала. Миңа да, партиянең эшен оештыру өчен көненә, юк дигәндә, бер 3-4 сәгать машинада йөрергә, бер 15-20 километр араны үтәргә туры килә торган иде. 
Шундый чорда бервакыт Лениногорскида яшәүче бер егет эш сорап мөрәҗәгать итте. Буйга минем чама – 180 сантиметр чамасы, яхшы гына киенгән, спортчыныкыга охшаган гәүдә моның. Хезмәт кенәгәсен карыйм. Әйтүенә караганда, янәсе, “сокращениегә эләккән”. Мин инде андый егетләрне язга таба кыскартмаганнарын белә идем. Хезмәт кенәгәсен җентекләбрәк карый башладым. Күрәм, анда лезвие белән әзрәк “эш иткән”гә ошаган. Лениногорскига шылтыратам. Тегендә кадровик: “Без аны 47нче “е” статьясы белән эштән кудык”, – ди. Ә бер “ярдәмче” кенәгәдәге “е”ны “в”га төзәтеп биргән.
Ярый, ике сәгать үтүгә, бу егет килеп җитте. Мин аңа: 
– Туганкай, турысын әйтәм, син миңа бик кирәк. Әгәр ышанычлы кеше булып чыксаң, мин трудовоеңдагы подделканы “күрмим”, сөйлә, нигә сине судить иттеләр? – дип, турыдан сорау бирдем. 
– Егетләр белән эчкән идек, гараждан мин эшли торган машинаны алдык та Карабашка кызлар янына киттек. Моны охранник механикка әйткән. Механик айнык шоферларны табып алган да, безнең арттан килеп җитеп, машинаны алып китте. Миңа “за угон” ярты ел мәҗбүри эш “чәпәделәр”, эштән куып чыгардылар, – ди бу.  
– Ярый, – мин әйтәм, – партиядә сине грузотаксига утыртам. Син кешеләрне йөртергә тиеш. Бер-бер хәл килеп чыкса, белә торып, судка эләккән кешене ул машинага утырткан өчен үзем дә судка эләгәм. Әгәр ышанычны акласаң, 4 айдан судимостеңне суд аша бетертәм.  
– Абый, эшкә алыгыз. Не подведу, бу көннәрдә күп уйландым инде мин, кайгырдым, – дип ялынды егет. 
Эшкә алдым мин моны. Җәй буе бер мәртәбә дә тәртип бозмыйча эшләде. Соңыннан Чистайдагы бер кызга гашыйк булып, шунда калды, ахры. Дүрт айдан соң судка барып, чыннан да, җаваплыгыннан азат иттердем. 
Шул ук 1966 елның август аенда Бөгелмәдән сигез яшь шоферны җибәрделәр. Шуларның берсе белән ерак түгел эшләгән отряд янына киттек. Анда булып, оператор һәм эшчеләр белән бераз аралашкач, партия базасына кайтырга чыктык. Басу юлында трактор прицебына утырган колхозчыларны куып җиттек. Яшь шофер узып китәргә ни тырышып карады, ләкин уза алмады. Прицепка утырган  15-17ләп кеше бездән рәхәтләнеп көлде. Берничә ел узгач, мин инде парткомда эшләгәндә, Казан янында эшләгән партиягә киттем. Мине партия начальнигы Ю. Н. Блинов җибәргән машина каршы алды. Рульдә – теге вакытта тракторны уза алмаган минем “крестник”. Ул инде “ас”ка әйләнгән иде, тимер юл станциясеннән партия базасына җилдереп кенә алып барды.
Шулай, партия җитди егетләрне “ас” итте, ә инде җитдилекләре җитмәгәннәрне “пчила” гел чагып кына торды.

Ришат ГӘРӘЕВ,  хезмәт ветераны
Бөгелмә шәһәре    
                   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса