Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда 38 мәктәп һәм 94 балалар бакчасы хәләл ит ризыклары белән тәэмин ителә

Балаларга ярымфабрикат рәвешендәге хәләл ит ризыклары ашатыла.

Казан шәһәренең 94 балалар бакчасы һәм 38 мәктәбе ярымфабрикат рәвешендәге хәләл ит ризыклары белән тәэмин ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Терлек һәм кош ите, шулай ук пилмән, сосиска һ.б. шундый ит эшләнмәләре белән балалар оешмаларын «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте тәэмин итә.

Әлеге оешмада хәләл продукция җитештерү өчен шартлар тудырылган һәм ул ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты тарафыннан даими рәвештә тикшерелеп торыла, диелә хәбәрдә.

dumrt.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса