Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июль ахырында бөгелмәлеләрне өстәмә ял көне көтә

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президентының «2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2020 елның 2 маендагы № УП-265 Указы нигезендә 2020 елның 31 июле – Корбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

Шулай итеп, 2020 елның июлендә биш көнлек эш атнасында 31 июль ял көне булачак. 30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Чыганак: Министрлыкның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса