Иртәгә Бөгелмәдә су бирү туктатылачак
Су алып калырга онытмагыз!
«Бөгелмә-Водоканал»ы ҖЧҖ мәгълүматлары буенча, 2 августта Герцен-Гоголь урамнарыннан Ленин урамына кадәрге кайбер йортларда сәгать 8.00 дән алып ремонт эшләре тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак. Үзегезне кирәкле су запасы белән алдан тәэмин итүегезне үтенәбез. Уңайсызлыклар өчен гафу сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа