Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет та имин булсын

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, Акбаш авыл китапханәсендә “Интернет: ирек һәм җаваплылык” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

“Интернет - иминлек территориясе” электрон презентациясе ярдәмендә балалар Бөтендөнья челтәренең безнең тормышыбызга файдалы нәрсә керткәнен һәм челтәрдә еш булудан нинди зыян булырга мөмкин икәнлеген белделәр. Интернет, компьютер, интернет-бәйлелек файдасы һәм зыяны турында фикер алышканда, балалар бер-берсен ишетергә һәм тыңларга өйрәнделәр. Бу көнне интернетсыз билгеләп үтәргә һәм дөньяга монитор экраны аша гына карарга түгел, дуслар белән очрашырга, саф һава суларга, туганнарны күрергә, кызыклы китап укырга тәкъдим ителде. 

Эльза ХАННАНОВА,

Акбаш авылы китапханәчесе 

Гөлнара ГАНИЕВА фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса