Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар: талпаннарның активлык сезоны!

Татарстан Республикасында ел саен күзәтелә торган күзәтүләр нәтиҗәсендә талпаннарның ябышу сезоны апрельдә башлана һәм октябрьдә тәмамлана.

Пик май ахыры - июньдә була. Июльдә талпаннар азая, ә августта икенче күтәрелеш башлана.

Талпаннар авыр вируслы чирләр – талпан энцефалитын һәм талпан боррелиозын таратучылар булып торалар.    Ничек йога? Авыру кешегә талпан вирусы талпан кадалганда беренче минутларда ук, аны сыпырып алганда, тире өстендә сытканда эләгергә мөмкин.  

Талпан кайда кадала ала? Урманнарда,  паркларда, бакча кишәрлекләренә барганда, яки аннан киемгә ияреп кайтканда.    Авыруның төп билгеләре нинди? Талпан энцефалиты яз-көз сезон чире. Инкубация чоры еш кына 10-14 көн, шулай ук 60 көнгә кадәр булырга мөмкин. Чир бик кискен башлана, калтырата, көчле баш авырту күзәтелә, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Аннары муен, җилкә, аяк-кул, арка мускуллары нык сызлый башлый.   Боррелиозның инкубация чоры 2-32 көн тәшкил итә, шулай ук калтырата, температура күтәрелә, хәлсезлек, арыганлык күзәтелә. Тешләнгән урында кызгылт боҗралар хасил була, ул 60 сантиметрга кадәр җәелергә мөмкин. Талпан боррелиозы  күп кенә эчке системаларны һәм органнарны зарарлый.  

Талпан кадалудан үзеңне ничек сакларга? - шәһәрдән читкә чыкканда,тәнгә тыгыз сыланып торган кием, аяк киеме һәм баш киемнәре киегез;  - бөҗәкләрне куркыта торган чаралар – репеллентлар һәм инсектицидлар кулланыгыз;  - үләнгә, агачлар һәм куаклар астына ятмагыз; - өйгә яңа өзелгән үсемлекләр һәм өс кием кертмәгез, талпаннарны шәрә кул белән алмагыз; - урман зонасыннан чыкканда киемне һәм тәнне тикшерергә.    

Талпан кадалса, аны ничек алырга? Иң яхшысы – моны медицина учреждениесендә эшләргә. Район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә яки поликлиниканың хирургия кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны үзбелдек белән алырга киңәш ителми.  Алынган талпанны вирусология лабораториясенә тикшерүгә җибәрәләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса