Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

И газиз татар теле: Аллаһның бүләге, ата-бабаның мирасы син!..

Җиһанда халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Тел кеше язмышында олы нигъмәт һәм без мәңге сакларга тиешле тере мирас булып тора.

Туган тел – беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитне танып-белергә, һәрнәрсәне үз исеме белән атарга өйрәтүче дә, шулай ук әти-әниебез, гаилә, дуслар һәм, гомумән, дөнья, җәмгыять һәм мохит белән аңлашу-аралашуда иң беренче ярдәмче ул.

Бүген без сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, бөек Тукаебызның туган көне – 26 апрель якынлашу уңаеннан танылган татар шагыйрьләребезнең газиз ана телебезгә багышлап язган шигырьләрен тәкъдим итәбез. Алар тарихның төрле елларында төрле буын каләм ияләре тарафыннан туган телебезгә сокланып, сөеп-яратып, аның кыйммәтен һәм һиммәтен аңлап, үз телен белмәгән бәндәнең канатсыз кош хәлендәге кызганыч бер мескен икәнлеген төшенерлек итеп язылганнар... Шигырь сөючеләр өчен бүген – Шигырь бәйрәме!

 

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Габдулла ТУКАЙ.

Салават Камалетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса