Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле бул!

“Балачак унъеллыгы” дәүләт проекты кысаларында, “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә “Бер кисәк бәхет ал!” акциясе булып узды.

Акция кысаларында бәхет сүзенең һәркем өчен нәрсәне аңлатуы турында интерактив әңгәмә узды. Балалар бәйрәмнең датасын сайлау турында белделәр: 20 март язгы көн белән төн тигезлеге көне, шуңа да бәхет көне билгеләп үтелә.

Балалар шулай ук күңелле конкурсларда катнаштылар. Иң кызыклысы Бәхет биремен үтәү булды. Анда һәр катнашучы һәркем “Мин бәхетле, чөнки... сүзләреннән башланган җөмләне тәмамларга тиеш иде. Бө өлештә әти-әниләр, тәм-томнар, укуда яхшы билгеләр, өйдәге рәхәтлек, дуслар турында бик күп матур, җылы сүзләр әйтелде. Соңыннан балалар “бәхет кисәге”н учреждение хезмәткәрләре белән дә уртаклаштылар.

Акциянең максаты “бәхет” сүзенә сыйган дуслык, мәхәббәт, яз, сәламәтлек, эш, яхшылык, шатлык, гаилә, тынычлык төшенчәләренең бердәм система икәнен аңлату иде.

Ирина ВДОВИНА, социаль педагог.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса