Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген чәчәк өзергә ярыймы!?

Үләннәр дә йолыкмагыз. Үлән-чәчәк өзеп, өегезгә кертсәгез, өйдән иминлек китә, имеш. Халыкта шундый сынамыш бар

Үләннәр дә йолыкмагыз. Үлән-чәчәк өзеп, өегезгә кертсәгез, өйдән иминлек китә, имеш. Халыкта шундый сынамыш бар.

Бүген җир җиләге өлгерсә, быел җиләк-җимеш мул була, диләр.
Бүген су өстендә куе томан булса, гөмбә күп булачак икән.

Кояшлы көнне күгәрченнәр җылырак урыннарга яшеренә башласа, көннәр суытачак.

Салават күперендә кызыл төс өстенлек итсә, алда яңгырсыз көннәр көтелә, зәңгәр төс чагу булса, яңгырга китәчәк.

23еннән 24енә күргән төш чынга аша торган. Ләкин аны беркемгә дә сөйләмәгез!

Бу көнне туган кешеләрнең чишелмәслек төеннәрне дә чишә ала торган сәләте бар. Талисман итеп аларга родонит һәм гәрәбә тагарга киңәш ителә.

Фото:pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса