Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәнең Җәлил урамындагы Үзәк сулыгының нинди булачагын бергәләп хәл итәбез

Хөрмәтле Бөгелмәлеләр, без сезне 13 майда 15:30 да проект буенча фикер алышуның онлайн-трансляциясендә катнашырга чакырабыз.

YOUTUBE трансляция - https://youtu.be/UQJsFscp4b8

ВКОНТАКТЕ төркемендә трансляция - https://vk.com/centrvodoem_bugulma

Проект архитекторы территорияне төзекләндерү концепциясен тәкъдим итәчәк. Сез бу урынның киләчәктә ничек булачагын, мәдәни программа, күңел ачу һәм шәһәр халкын җәлеп итү нокталары ничек планлаштырылуын белерсез. Сезгә монда кафе кирәкме? Әллә спорт мәйданчыгымы? Район җитәкчелеге һәм сезнең белән бергә, без, Бөгелмәлеләрнең барысы өчен дә уңай урын булдыра алабыз! Безгә сезнең һәрберегездән кире элемтә мөһим булачак.

Сораулар бирегез, үз фикерегез белән уртаклашыгыз - туры эфир форматында без сезнең барлык сорауларыгызга җавап бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса